Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Әгәр бала гел йокласа, яман шеш булырга мөмкин»: балада онкология булуын ничек аңларга?

Яман шеш яшькә карамый – олылар да, балалар да, хәтта кеп-кечкенә сабыйлар да бу мәкерле чир белән авырый. Бала организмында рак күзәнәкләре кайчан барлыкка килә? Баланы дәвалау өчен әти-әниләр нишләргә тиеш? Бу хакта Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсе онколог-гематологы Татьяна Максимова сөйләде.

Хәтта яңа туган балаларда да яман шеш була

Яман шеш – дөньяда үлем очракларының төп сәбәпләренең берсе. Ул шулкадәр мәкерле, корбанын, ничә яшьтә булуына да карамастан, аяп тормый. Балаларның да рак белән авыруы беркемне дә битараф калдыра алмый. Аларның тормышы әле башлана гына кебек, бөтен кешегә билгеле куркыныч факторларын «туплап» та өлгермәгән, тик нишләп авыру аларны читләп узмый соң?

«90 процент очракта балаларда яман шеш бернинди тышкы факторларга бәйсез рәвештә килеп чыга, эмбрион күзәнәкләр дәрәҗәсендә ниндидер генетик төзексезлек барлыкка килә. Калган 10 процент очракта онкология процесслары барлыкка килүнең тумыштан килә торган синдромнары булырга мөмкин. Әгәр әтидә яки әнидә яшь чагында онкология булган булса, аның балада барлыкка килү куркынычы да арта», – дип аңлатты Татьяна Максимова.

Хәтта бала гомеренең беренче елында да ямен шеш табыла – бу эмбрион шешләр дип атала. 7-10 яшьлек балалар сирәгрәк авырый, ә авыруның пик чоры яшүсмерлек вакытына туры килә.

Балаларда яман шешнең түбәндәге төрләре ешрак очрый:

  • Гемобластозлар – гади генә әйткәндә, кан рагы;
  • Үзәк нерв системасы шешләре;
  • Бөер һәм бавыр шешләре;
  • Симпатик нерв системасында шешләр;
  • Сөякләр һәм йомшак тукымалар саркомасы.

Фото: © Роман Баданов / «Татар-информ»

Балалар онкологиясе билгеләрен әти-әниләр танырга тиеш

Ата-аналар балаларының хәленә игътибарлы булырга тиеш. Кайбер шомлы билгеләр булганда, әти-әниләргә ашыгыч рәвештә балалар онкологына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

  • Бер сәбәпсез, озаклап бизгәк тоту – әгәр өч көн буе баланың температурасы булса һәм хәтта, антибактериаль терапия ярдәмендә дә төшмәсә.
  • Тәндә күгәргән эзләр барлыкка килү.
  • Хәлсезлек һәм ару. Әгәр бала мәктәптән кайткач гел озаклап йоклый икән, бу гемоглобин түбән булуны һәм онкология ихтималын аңлатырга мөмкин.
  • Тәндә шешләр барлыкка килү – лимфа төеннәре зураю. Шунысы игътибарга лаек, алар сәгать саен зурая.
  • Иртән баш авырту һәм косу.
  • Күз карасында балкыш булу.
  • Бавыр һәм талакның зураюы.
  • Бәвел чыгару бозылу.
  • «Кайбер генетик синдромнарның ракка бәйләнеше була. Аерым алганда, Даун синдромлы балаларның лейкоз белән авыру ихтималы зур», – дип сөйләде Татьяна Максимова.

    «Балалар очрагында без тулысынча дәваланып бетү турында әйтәбез. Авыруның ниндидер нәтиҗәләр китереп чыгармый»

    Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

    «Олыларга караганда, балалар дәвалануга яхшырак бирешә»

    «Онкология белән авыручы олы кешеләрдә ремиссиягә чыгу бурычы тора. Балалар очрагында без тулысынча дәваланып бетү турында сөйлибез. Авыру ниндидер нәтиҗәләр китереп чыгармый. Олыларга караганда, балалар дәвалануга яхшырак бирешә», – дип аңлаткан онколог.

    Табиблар башлыча хирургия алымнары һәм химия терапиясе куллана. Бүген таргет терапиясе һәм сөяк мие күчереп утырту актив кулланыла – барысы да шешнең төреннән тора

    Химия терапиясенең өстәмә йогынтысы күп була. Беренче чиратта, табиблар инфекция керүдән курка. Химия шеш күзәнәкләрен генә түгел, ә инфекцияле процессларга каршы көрәшү өчен җавап бирә торган сәламәт күзәнәкләрне дә үтерә. Кагыйдә буларак, химия сеансыннан соң балаларны аерым палаталарда изоляциялиләр. Алар бактериаль терапия кабул итә.

    «Химия терапиясеннән соң күңел болганырга һәм чәчләр коелырга мөмкин. Бу иң зыянсызы, чөнки алга таба чәчләр үсә – рактан дәваланып беткән малайлар һәм кызлар поликлиникага планлы күренүгә бик матур прическалар белән килә. Минем бер пациенткам мәктәптә соңгы кыңгырауга өч көн кала дәвалануны төгәлләде. Чәчләре әле үсмәгән, тик ул кимсенеп тормады, матур күлмәген киеп, бәйрәмгә барды», – дип сөйләде доктор.

    ДРКБ базасында Балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәге эшли. Монда бөтен Идел буе округыннан онкологияле нәни пациентларны дәвалыйлар

    Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

    Авырттыра торган процедурадан соң яшь пациент «Кыюлык тартмасыннан» бүләк сайлый ала

    ДРКБ базасында Балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәге эшли. Монда бөтен Идел буе округыннан онкологияле нәни пациентларны дәвалыйлар. Татьяна Максимова сүзләренчә, монда балаларны дәвалау вакыты – якынча бер ел.

    «Хастаханәдә безнең кечкенә пациентлар үзләре теләгән вакытта йокыларыннан тора ала. Алар анализлар бирә һәм процедуралар уза. Балалар белән психологлар шөгыльләнә, алар янына волонтерлар килә һәм балалар өчен мастер-класслар уздыра. Алар кул эшләре белән шөгыльләнә, күңелсезләнеп ятмый», – дип сөйләде онколог.

    Палаталарда телевизор бар, нәни пациентлар мультфильмнар да карый ала. Сәламәтлекләре мөмкинлек бирсә, урамга да чыгып керә алалар.

    «Шактый авырттыра торган процедуралар була, алар әлбәттә, балаларда тискәре тойгылар уята. Без алар өчен «Кыюлык тартмалары» ясадык. Авырттыра торган укол яки пункциядән соң пациент бу тартмадан бүләк сайлый ала. Гадәттә, болар уенчык, башваткычлар яки өстәл уены», – дип аңлатты Татьяна Максимова.

    Стационарда ятучылар өчен кайбер кагыйдәләр дә бар. Балалар гигиена сакларга, кулларын даими юарга һәм битлек киеп йөрергә тиеш. Аларның ризыклары термик эшкәртү уза, ә җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең кабыгын әрчеп ашарга кирәк.

    «Кагыйдә буларак, стационарга эләккән балаларны гадәти тормыш рәвешләре үзгәрү куркыта. Алар еш кына бертуганнары, әби-бабалары белән кайчан күрешеп булачагын, яраткан ризыкларын кайчан ашап булачагын сорый. Яшүсмерләр гадәттә, яшьтәшләре белән очрашу турында хыяллана», – дип сөйләде табиб.

    «Хастаханәдә нәни пациентлар үзләре теләгән вакытта уяна ала. Алар анализлар тапшыра һәм процедуралар уза»

    Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

    «Уңышлы дәвалану күбесенчә олылардан тора»

    Баласының рак белән авыруын белгән ата-ана, кагыйдә буларак, бик зур стресс һәм шок кичерә. Бу мизгелдә табиблар психологик ярдәм функциясен үз кулларына ала.

    Беренче чиратта, әти-әниләргә бу хәлне үзгәртеп булмавын, моны кабул итәргә һәм терапия буенча дөрес эшләргә кирәклеген аңлату мөһим.

    «Балалар әти-әниләренең кәефен сизә, шуңа күрә уңышлы дәвалану күбесенчә олылардан тора. Без балаларның ахыргы стадияләрдә дәваланып беткән очракларын күп күрдек. Моңа медицина да, балаларының сау-сәламәт буласына ышанган ата-аналар да ярдәм итте», – диде балалар онкологы.

    Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

    Кайвакыт хәтта бик катлаулы очраклар да дәваланып бетү белән төгәлләнә

    Рак белән көрәшү табиблар өчен көндәлек мәшәкать булуга да карамастан, аларга да психологик ярдәм кирәк. ДРКБ табиблары өчен даими рәвештә психологлар белән тренинглар уздыралар.

    «Минем практикада, әлбәттә, истә калган балалар булды. Беренче пациентларымның берсе Ходжкин лимфомасы булган 12 яшьлек малай. Аның муенында зур лимфа төеннәре бар иде һәм алар хәрәкәт итүне чикләде», – дип сөйләде табиб.

    Малайга дәвалану билгеләгәннәр, ә лимфа төеннәре табибларның күз алдында диярлек кечерәйгән. Элекке пациент үзен коткаручылар белән бүген дә элемтә саклый һәм бәхетле гомер кичерә. Ул Казан медицина университетына укырга кергән һәм кечкенә онкопациентларның гомере өчен көрәшергә теләп, табиб-онколог булырга планлаштыра.

    Кайвакыт, бик авыр, хәтта өметсез тоелган очраклар да пациентның дәваланып бетүе белән төгәлләнә.

    «2020 елда безгә 10 яшьлек пациент килде. Ул хәлсезлеккә, гәүдә авырлыгы кимүгә, шулай ук тешләре селкенүгә зарланды. Хәтта, бер тешен алдырырга да туры килде, ә аның урынына әстерхан чикләвеге зурлыгында шеш үсеп чыкты», – дип исенә ала Татьяна Максимова.

    ДРКБда аңа «Беркитт лимфомасы» диагнозы куялар. Бу бик агрессив шеш. Метастазалары бавырына, бөеренә һәм сөякләренә таралган була.

    «Аның нерв системасы ягыннан өзлегүләр, көзән җыерулар һәм аң тайпылышлары башланган иде. Тик без аны коткара алдык. Яман шеш чыганаклары бетте, пациент ремиссиягә күчте. Без аның белән дә аралашабыз, ул өлкән классларда укый һәм тормышка сөенеп яши», – диде гематолог.

    Балаларын онкологиядән саклау өчен әти-әниләр нәрсә эшли ала?

    • Баланың актив тормыш рәвеше алып баруын һәм дөрес туклануын күзәтергә кирәк.
    • Балалар янында бүлмә эчендә тәмәке тартмаска.
    • Баланың кояштан саклый торган крем куллануын күзәтергә: көчле ультрашәмәхә нурланыш балада тире меланомасы куркынычын арттыра.
    • Баланы профилактик тикшерүләргә йөртергә һәм даими рәвештә анализлар тапшырып торырга.

    Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов

    Читайте на сайте


    Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




    Новости от наших партнёров в Вашем городе

    Ria.city
    Музыкальные новости
    Новости России
    Экология в России и мире
    Спорт в России и мире
    Moscow.media






    Топ новостей на этот час

    Rss.plus





    СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *