Раяз Фасыйхов: «Резидә Шәрәфиеваны төштә күрдем, шундый матур киенгән иде»
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 24 февральдә Резидә Шәрәфиеваны искә алу кичәсе була. Бу кичәдә артистлар Резидә Шәрәфиеваның җырларын башкарачак. Раяз Фасыйхов, Гөлназ Сәфәрова белән машинада барганда, әлеге концерт һәм анда башкарылачак җырлар туында сөйләшеп киткән булса кирәк. Алар икесе дә артистканы төштә күргәннәр икән.
Ул вакытта машинада Резидә Шәрәфиеваның «Нигә дип сорама» җыры яңгырый.
«Миңа төшемә керде. Мин аңа бу җырны җырладым. Ул миңа менә болай диде дә (башын кагып күрсәтә – иск.), мин бу җырны җырларга кирәклеген аңладым. Шундый матур киенгән иде. Концертны оештыручылар миңа чыккач ук: «Мин аны төшемдә күрдем», – дип сөйләдем. Элек тә бу җырны ярата идем», – ди Раяз.
«Резидә минем дә төшемә керде, урыны җәннәттә булсын», – ди Гөлназ Сәфәрова.