Яңартылган ЦУМны бизәү өчен чәк-чәк һәм өчпочмаклар кулланылачак
ЦУМ интерьерын бизәүдә чәк-чәк һәм өчпочмак кулланылачак, дип хәбәр итте баш архитектор һәм «Татинвестгражданпроект» генераль директоры урынбасары Елена Вәлиева. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Аның сүзләренчә, объектта эшләр ялсыз алып барыла. Бина эчендә идәннәр һәм диварлар тулысынча төгәлләнгән, түшәмнәр монтажланган. Хәзер корпус җиһазларын җыю бара, йомшак җиһазлар әлегә төрелгән килеш тора һәм урнаштыруны көтә. Шул ук вакытта, мәйданчыкта һәм остаханәләрдә декораторлар да актив эшли.
Интерьерларны бизәү өчен декоратив элементлар: стеналар өчен чәк-чәк, орнаменталь өчпочмаклар һәм традицион бизәкләр ясау өчен кулланылачак башка детальләр әзерләнгән инде. Шулай ук зур текстиль полотнолар өчен пумалалар да әзерләнгән.