Рамазанны файдалы итеп уздыру өчен киңәшләр
Рамазан – рухи яктан камилләшү ае ул. Бу айда күңелләребез тынычлана, без кайбер күркәм гадәтләрне тормышта һәрдаим куллана башлыйбыз, ихласлыгыбыз ныгый. Һәм боларның барысына да без Аллаһының рәхмәте белән ирешәбез. Бу турыда «Хозур дин турында» каналында язалар.
Рамазан ае дәвамында шушы гамәлләрне эшләсәгез, тормышыгызның ни рәвешле үзгәрүен бик тиз тоярсыз.
Якыннарыгызга, мөселман кардәшләрегезгә елмаегыз.
Гап-гади, әмма саваплы булган гамәл. Аның өчен әллә ни тырышлык куярга да кирәкми, әмма еш кына елмаюыбыз белән үк яхшылык эшли алабыз. Расүлебез салләллаһү галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә әйткән:
«Кардәшеңә карата йөзеңдәге елмаюың – синең өчен садака». (Әт-Тирмизи)
Гаиләгезгә өй эшләрендә ярдәм итегез.
Бу үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртуда ярдәм итәчәк.
Авыруның хәлен белегез.
Расүлебез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән:
«70 мең фәрештә иртән авыру мөселманның хәлен белгән мөселман кешесе өчен Аллаһыга дога кылып ялварыр. Әгәр ул авыру янына кич барса, 70 мең фәрештә иртәнге вакытка кадәр Аллаһыга дога кылып ялварыр. Ә җәннәттә аның өчен җимешләр әзерләнер».
Бер-берегезгә сәлам бирегез.
Бер кеше Пәйгамбәребездән салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Йә Аллаһының Расүле, Ислам динендә нәрсә иң хәерле гамәлләрдән санала?» – дип сораган.
Расүлебез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Мохтаҗларга ярдәм итү, таныш һәм таныш булмаганнарны сәламләү», − дип җавап биргән.
Сәдака бирегез.
Рамазан аенда кылган изге гамәлләребез өчен саваплар тагын да күбрәк итеп язылганын онытмыйк.
Ураза тотучыга ифтар оештырырга мөмкин.
Расүлебез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән:
«Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс».