Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россиядә 3,5 миллионнан артык бала 76 туган тел өйрәнә

Россиядә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 3,5 миллионнан артык бала Россия халыкларының 76 телен өйрәнә. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Халыкара туган тел көненә багышланган онлайн-марафон вакытында сөйләде, дип яза ТАСС.

Аның сүзләренчә, ил халыклары телләрен саклау һәм үстерү дәүләт мәгариф сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе булып кала. Ул ассызыклаганча, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм өстәмә белем бирү оешмаларында миллионлаган укучы туган телен өйрәнү мөмкинлегенә ия.

Мәгариф министрлыгында аңлатуларынча, белем бирү процессында полилингваль укыту модельләре кулланыла, алар балаларга туган телне һәм рус телен бер үк вакытта үзләштерергә мөмкинлек бирә. Берничә төбәктә «Туган тел» фәне белән беррәттән «Россия Федерациясе республикасының дәүләт теле» дисциплинасы да кертелгән. Кайбер республикаларда укучылар 1 нче сыйныфтан 9 нчы сыйныфка кадәр туган телдә белем ала ала.

Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, уку программаларында Россиянең иң күп санлы халыклары телләре — башкорт, татар, чечен, авар һәм чуваш телләре — белән беррәттән, аз санлы төп халыклар телләре дә бар: удэгей, долган, ненец, нивх, селькуп һәм ульч телләре.

Моннан тыш, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 34 туган телне якынча 47 мең бала өйрәнә, дип өстәгәннәр ведомствода. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *