Мәктәп укучыларының язгы каникул көннәре билгеле
Татарстанда мәктәп укучыларының язгы каникуллары 28 мартта башлана. Яллар тугыз көн, 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
6 апрельдән соңгы, дүртенче, чирек башлана. Аннан соң чыгарылыш укучыларының имтиханнары башлана, ә калган укучылар 27 майдан җәйге каникулга китә.