Мәдәният министрлыгы кисәтә: «Ведомство исеменнән ялган хатлар тараталар»
Татарстан Мәдәният министрлыгы ведомство исеменнән ялган хатлар таратулары турында кисәтә.
Бу хатлар фишинг сайтына алып бара. Аларны рәсми булмаган почта адресы һәм грамматик хаталарга карап танып була. Мәсәлән, «секретЕриат Министерства» дип язалар.
Мондый хатларга игътибар итмәгез, ведомствоның чын контактларын рәсми сайтта карап була, диелә хәбәрдә.