Хатын-кызлар турында шигырьләр
Мин – хатын-кыз. Әгәр аңлыйм дисәң, Нидән шатланганын күңелемнең, Яшь бөрегә кояш булып елмай – Ачылганын аның күрерсең…
Җылы кирәк… Миңа җылы кирәк! Хатын-кыз да язгы бөре күк – Җан җылысын бүләк итә алсаң – Тамырымда яшәр тереклек…
Мин – хатын-кыз. Әгәр аңлыйм дисәң, Нидән боекканын җанымның, Очар кошның канатларын кис тә, «Син – ирекле!» диген… Ялганнан Канат киселгәндәй бәргәләнәм.
Сулар һавам беткән шикелле… Кысма, зинһар, минем ирегемне – Мин болай да бары синеке… Мин – хатын-кыз. Шуңа үз-үземне
Аңламаган чаклар булгалый – Әле көләм шашып, әле елыйм, Мин – җирнеке үзем, үзем – хыялый… Әле күктә очам, әле җиргә төшәм,
Иртән – сөям, кичкә – күрәлмыйм… Нигә Ходай шулай яраткандыр, Мин үзем дә – ышан! – беләлмыйм… ...Мин – хатын-кыз. Бергә булыйк, дисәң,
Минем белән, зинһар, көрәшмә… Үзгәртмичә генә ярат! Үзгәрәлмам. Мин – хатын-кыз… Димәк, фәрештә!
Халисә Ширмән
И хатын-кыз, и изге зат! Син – җирнең фәрештәсе! Сүзләр аздыр, килә сиңа Хис белән эндәшәсе…
Күзләрең – күл, чәчләрең – төн, Керфекләрең – ярымай, Кыйгач кашың – кош канаты, Йөзең алсу алмадай!
Син – кояшы, син – чәчкәсе, Син – бизәге җиремнең! Син – сагышы, син – балкышы Һәм – син моңы җырымның!
И хатын-кыз – иң гүзәл зат, Җиһанда син бер – тиңсез! Ул карашың, ул назларың… Тормыш ямьсез ул синсез!
Син көчле – кирәк чагында, Көчсез ир кочагында. Кадерләп карап яшисең Син гаилә учагын да!
Кайчагында – йомшак песи, Кайчагында – керпе син! Матур сүзләр яратасың, Бездән күпкә хисле син!
Кайчагында син – тыныч күл, Кайчагында – җил-давыл. Кайчак – ялкын, кайчак – салкын: Аңлавы сине авыр…
И хатын-кыз – илаһи зат! Камил синең бар ягың. Каршылыклар белән тулы Зур сере син дөньяның!
И хатын-кыз – алиһә зат! Килә серең чишәсе. Кешелеккә җан өрүче, Син – тормышның чишмәсе!
Наил Касыймов
Әй, сихерчем Якты йөзең белән яктырттың язмышымның моңсу даласын. Минем өчен мәңге-мәңгегә син кояшым булып каласың…
Назлы күзең белән назладың күзләремнең дымлы камышын. Әйтә алам хәзер ышанып – шатлык белән инде таныш мин.
Җылы сүзең белән җылыттың күңелемнең сүрән көннәрен. Чәчәк атты инде мәңгегә бәхетемнең алсу гөлләре.
Әй, сихерчем минем, тылсымчым! Сөюләрең генә булсын чын!
Ренат Харис
Хатын-кызсыз өйләр – тәм-тозсыз, учак – утсыз, суыткыч – бозсыз, сыер – сөтсез, күңел –үксез, шигырь – юк сүз!..
Роберт Миңнуллин Хатын-кыз ямьсез булалмый
Хатын-кыз ямьсез булалмый, Хатын-кыз чибәр була! Шуны күрмәгән ир-ат ул, Әлбәттә, җүләр була.
Хатын-кыз ямьсез булалмый, Юньсезе булыштыра… Кайчакта чип-чибәрләр дә Күңелне кырыштыра.
Хатын-кыз ямьсез булалмый – Күрә белергә кирәк, Хатын-кызның күңеленә Керә белергә кирәк!
Хатын-кыз ямьсез булалмый – Ул шулай яратылган… Күпмесенә сокланылган, Күпмесе яратылган!
Хатын-кыз ямьсез булалмый! Яратсаң, ул нурлана! Болай да матур хатын-кыз Тагын да матурлана!
Хатын-кыз ямьсез булалмый – Хатын-кыз матур, матур! Хатын-кызны моннан соң да Ир-атлар матурлатыр!
Хатын-кыз ямьсез булалмый Яратылса, яратса… Шул хатын-кыз – кичләр җитсә, Шул хатын-кыз – таң атса!
Ренат Харис
Яшерен-батырын түгел, хатын-кызга Күңел йомшак булды гомергә, Шуның аркасында туры килде «Беспартийный» булып йөрергә.
«Ул йөри» дип, затлы исемнәрдән, Орденнардан мәхрүм иттеләр, «Йөрмәүчеләр» йөргән олы юлдан Ипләп кенә читкә типтеләр.
Күрмәсәм дә сизеп, тоеп тордым Хатынның да салкын карашын. Уңга китәр чакта, сулга киттем, Гадәтләнгәч – кая барасың?!
Барасың да, кайтмый каласың да, Тәүбә итәсең дә… вәссәлам! «Вәссәлам» дә, ләкин бер атнадан Кабатлана шул ук мәсьәлә.
Яшерен-батырын түгел, хатын-кыз, дип, Чәчләр, тешләр бетте кырылып… Ләкин һаман, матур кызлар үтсә, Каһәр генә суксын! Карап калам артка борылып.
Әнгам Атнабаев
Хатын-кыз Без бит Алма, Аңламыйча калма безне, дөнья!
Ташлар булсаң, Өзеп алма безне, сөйгән яр!
Без бит Алма, Бездә кояш сурәте бар.
Без бит Алма. Аңла: Алма – татлы, җылы тойса, Алма – ачы, суык тисә…
Илсөяр Иксанова
Мин хатын-кыз Каурый болыт булып күккә аштым, Тамчы булып тамдым гөлләргә. Йә, кемнәрнең җаны кипкән иде, Җылы яңгыр кирәк кемнәргә?
Язгы үлән булып күтәрелдем, Яфрак булып шыттым бөредән, – Йә, кемнәрнең ачылмаган язын Ак кыраулар сугып өлгергән?
Ал таң булып кундым офыкларга Һәм көн булып төштем өзелеп. Шагыйрь, диеп сокландылар бар да – Мин хатын-кыз идем иң элек!
Илсөяр Иксанова
Сезне яратмасам… Мин яратам сезне, кызлар! Яратам шул бигрәк! Ярату ул – гөнаһ түгел, – Яратырга кирәк!
Яратмаслык та түгел шул, Тормышның сез җаны! Сезгә барып тоташа Тормышның бар ягы…
Ничек гашыйк булмыйсың да, Ничек яратмыйсың?! Яратасың!.. «Яратам!» – дип Мең кат кабатлыйсың…
Сөю ялкыны сүнмәсен Безнең җаныбыда! Яратырга яратылган Безнең барыбыз да!
Гөнаһ булыр иде, гөнаһ, Син дип җан атмасам… Шагырь булып та йөрмим мин, Сезне яратмасам!
Роберт Миңнуллин
Язлар җитсә… Язлр җитсә, хатын-кызлар Үзгәрә, танып булмый… Гүзәллекләренә лаек Сүзләр дә табып булмый.
Йөзләренә карап булмый, үзләрне камаштыра! Юк, аларны пәри түгел, Яз шулай алмаштыра!
Матурланган чаклары шул, Канатланган чаклары! Яшьлектәге хисләренең Кабатланган чаклары…
Күңелләре ташып тора, Хатын-кыз да яз төсле… Хатын-кызны күпме генә Яратсаң да аз төсле!
Яз! Хатын-кыз! Әйе, әйе, Хатын-кыз яз белән бер… Хәер, алар яз тәэсирен Үзләре дә беләдер…
Роберт Миңнуллин
Мин хатын-кыз Мин хатын-кыз. Минем белән авыр. Миннән башка кыен меңәр кабат. Йөз халәткә кереп төрләнсәм дә, Бүген нинди булсам, шулай ярат.
Мин хатын-кыз. Чык тамчысын күреп, Яшь тамчысы балкыр битләремдә. Елак та мин, нечкә күңелле дә. Хатын-кызмын: сүзләр – хисләремдә…
Көчсезмен мин. Әмма яратканда Күперләрне яндырырлык янам… Таш диварлар авар, кыя таулар Буйсынырлар шушы көчсез җанга.
Мин яратсам – бар барлыгым сөя, Тугрылыгым – булат ныклыгыдай. Бар дөньясы гаеп такканда да Мин ышанам синең хаклыгыңа.
Мең кат үләм, мең тереләм көнгә, Хисләремнән үзем тынсыз калам. ...Бүген нинди булсам – шулай ярат, Мин барыбер син теләгән булам…
Гөлнара Сабирова
Хатын-кыз йөрәге
Хатын-кыз ул, гаилә учагын, Сүндермичә саклап тотучы. Иргә — хатын, балаларга — әни, Фәрештәдәй саклап торучы.
Хатын-кыз йөрәген, эретә алсаң, Димәк, анда сиңа урын бар. Аны тыңла, аңла, кадерен бел, Һәр сүзенә ит син игътибар.
Газаплама юк-бар сәбәп табып, Көнләшүне кертмә тормышка. Кирәкмәгән гаеп эзләүләрең, Әйләнмәсен сары сагышка.
Синең тормышыңда булган өчен, Рәхмәтле бул,бары рәхмәтле. Бер-береңне аңлап гомер итү, Бу дөньяда шунсы кыйммәтле.
Гөлфия Шакирова
Хатын-кыз бәхете
Күпме кеше гашыйк кебек Тирә-якка күз салсаң. Ялгызың да калуың бар Бу кадәрле сайлансаң.
Парлап карасаң дөнья киң, Оҗмахтай торган җирең. «Әни», дип торса балалар, «Хатын», дип дәшсә ирең.
Өйгә кайту кызык түгел Көтәр кешең булмагач. Матур булу нигә кирәк, Ирең мактап тормагач.
Кирәк түгел алтын-көмеш, Кирәкми тәхете дә. Насыйп ит мине, Ходаем, Хатын-кыз бәхетенә. Назлы сүзгә мохтаҗ күңел Ялгызлыктан чыныкмый. Эштә алган дәрәҗәләр Салкын төндә җылытмый.
Ләйлә Дәүләтова
Рәнҗетмәгез хатын-кызны
Өйнең яме, чәйнең тәме, Син булганда дөнья ямьле. Үзеңне дә ярата бел, Кадерли бел, и, хатын-кыз. Иң бәхетле әни булып, Иң сөекле хатын булып, Елмаеп һәм көлеп яшә, Гүзәл зат бит син, хатын-кыз.
Якты кояш — күпләр өчен, Сокландыра яшәү көчең. Кыен хәлгә калганда да, Көчле бул син, и, хатын-кыз. Күңелеңә нурлар тулсын, Таянырлык кешең булсын, Бәхет өчен туган җан син, Бәхетле бул, и, хатын-кыз!
Канатларын каерырга хакыгыз юк, Юк хакыгыз. Кем өчендер газиз әни, Назлы яр ул, Ул — хатын-кыз! Рәнҗетергә, елатырга хакыгыз юк, Юк хакыгыз. Бәхет өчен яратылган Нәфис зат ул, Ул — хатын-кыз!
Эльвира Сафина