Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

1 апрельдә Казанда «Чәк-чәк шоу» була

Казан Көлке көне бәйрәме традицияләрен яңарта. Шул уңайдан 1 апрельдә «Чәк-чәк шоу» була. Биредә 2027 елда оештырылачак Зур юмор фестивале тәкъдим ителәчәк. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Юмор фестивале Казанда мөмкин булган барлык иҗади юнәлешләрне берләштерәчәк: музыка, КВН, скетч-шоу, карикатура, кино, реклама, СТЭМ – программа инде реаль тәкъдимнәр белән тулылана башлады.

Әзерлек эшләренә КВНның күпьеллык редакторы Михаил Марфин, «Россия 1» телеканалындагы «История большой страны» программасының креатив продюсеры Илһам Рысаев, Татарстан КВН клубы һәм аның директоры Рамил Агдеев, музыкант һәм продюсер Антон Салакаев, stand up һәм КВН йолдызы Сирень Бәйрәмов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Бибишев кушылды.

«Казан юмор башкаласы була ала дип без инде берничә ел әйтәбез. Бу вакыт эчендә шәһәр, белүемчә, төрле иҗади юнәлешләр буенча сөйләшүләр алып барды. Һәм менә, ниһаять, барысы да бер ноктада туры килде: команда җыелды, кызыклы контент күп барлыкка килде, өстәвенә Зур юмор фестивале идеясе АМИК иҗади берләшмәсенә дә ошады, бу бик илһамландыра», – дип хәбәр итте проектны оештыручыларның берсе Михаил Марфин.

Оештыру комитеты фестиваль ярдәмендә студентларның иҗади һәм креатив лабораторияләрен үстерүгә көчле этәргеч биреләчәк, шулай ук туристлар өчен яңа магнит барлыкка киләчәк, дип ышана.

Әзерлек эшләренә рәсми старт 1 апрельдә биреләчәк.

«90 нчы еллар уртасында һәм ахырында 1 апрельдә Казанда Бауман урамында йөрешләр узды, мәйданчыклар эшләде – күпләр иң күңелле бәйрәм атмосферасын тоярга дип нәкъ менә шунда килергә омтыла иде. Кызганыч, бу традиция югалды. Без аны яңадан торгызырга телибез», – дип сөйләде «Волга-Волга» төркеменең сәнгать җитәкчесе һәм солисты Антон Салакаев.

Оештыручылар сүзләренчә, 1 апрельдә көндез УНИКС бинасы каршында урам музыкаль-театр тамашасы башлана. Анда керү ирекле була. Аннары сәхнәдә юмор фестивален илһамландыручы кешеләр тамашачыларга үз юнәлешләрен тәкъдим итәчәк.

Программада музыкаль төркемнәр чыгышлары, КВН номерлары, иң көлкеле һәм иң якты ЮмАрина конкурсы, анекдоттагы иң көлкеле персонаж бәйгесе, КВНча «разминка» форматында матбугат конференциясе, карикатурачылар эшләре күргәзмәсе һәм башка күп нәрсәләр каралган, дип ышандыра оештыручылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *