Рузилә Сафина: «Габделфәт туйлар үткәч: «Миннән чәчәкләр көтмә», – дигән иде»
Җырчы Габделфәт Сафинның тормыш иптәше, автор-башкаручы Рузилә Сафина үзенең сәхифәсенә зу-у-ур чәчәк бәйләме белән төшкән фотосын куйган. Чәчәк бирешү һәм иренә кагылышлы бер кызыклы факт белән дә бүлешкән.
Габделфәт туйлар үткәч: “Миннән чәчәкләр көтмә, гомумән, чәчәкләр биреп уйнарга яратмыйм, ачуланмассың», – дигән иде. Җавап бирмәдем. Ишетмәмешкә сабыштым. Бәхәсләшү башыма да килмәде…
Еллар үтә торды, бер-береңә яраклашу процесы минем өчен озак тоелды. Ә чәчәк сорамадым. Аллаһының рәхмәте, тора-бара Габделфәт һәр бәйрәмгә, туган көнгә, тумаган көннәргә дә чәчәк бирергә өйрәнде.
Ә бүгенге көндә аңа бирелгән чәчкәләр дә минем күңелемне яктырта, нурлый, назлый. Кичә «Пирамида»да узган концерттан соң төшкән фото. Рәхмәт сезгә! – дип яза ул.