Омск-Мәскәү самолеты ашыгыч рәвештә Казан аэропортында туктаган
Бүген 6.00 сәгатьтә Казан аэропортында Омскидан Шереметьевога оча торган рейс ашыгыч рәвештә туктаган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Мондый карар ассажирларның берсенең хәле начараю сәбәпле кабул ителгән. Аны Казан хастаханәсенә алып киткәннәр.
Аннары «Боинг» билгеләнгән маршрут буенча очышын дәвам иткән.