Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чәчәк бәйләмендә ромашкалар күп булды

Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен Лаешта яшәүчеләр һәм кунаклар Горький паркында билгеләп үттеләр. Бәйрәм сигезенче июльдә – Россиядә гаилә һәм никах сагында торучы дип танылган Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көнендә булды.

Ачык һавадагы тамаша залы бар кешене сыйдырды: оныкчыклардан карт әбиләргә кадәр. Киң кырлы эшләпәләр һәм балалар панамкалары ул көнне кыздырган кояш нурларыннан саклады, эссе һава бәйрәм тантанасына комачау итмәде.

-Гаилә – ул бар илебез нигезе. Безнең киләчәк буынның нинди булып үсүе нәкъ менә андагы мөнәсәбәтләргә, үзара аңлашуга бәйле. Гадәттәгечә сәламәтлек һәм яхшы кәеф белән бергә балалар көлгән авазларның күбрәк булуын телим! – дип котлады җыелучыларны райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев һәм микрофонны РФ Дәүләт Думасы депутаты, Россиядә әтиләр берлеге рәисе Александр Сидякинга бирде.

-Риваять буенча, Феврония белән гаилә корып, аны чынлап яраткач Петр озак еллар азапланган авыруыннан котыла. Алар бергә озын озак гомер итәләр һәм бер көнне вафат булалар. Моның асылы мәхәббәтнең могҗизалар тудыра алуында, - дип басым ясады Александр Геннадьевич. – Бу бәйрәм һәркайсыбыз өчен кадерле, чөнки гаилә балаларга тормышка юллама бирә. Һәр туар көн барыбыз өчен бәхетле булсын.

Юрий Дмитриевич һәм Юлия Степановна 45 елдан артык никахта яшәү вакытында ике ул үстергәннәр, алары әти-әниләренә өч онык бүләк иткән

 

Бүләкләрсез бәйрәм буламы соң? Макаровларның тату, бердәм, хезмәт сөючән гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрыллык өчен“ медале, чәчәкләр, бүләкләр тапшырылды.

Тагы алты гаилә ана капиталы серификатына ия булды. Аның белән  бергә бәхетле әниләр һава шарларыннан ясалган символик ромашкалар, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр алдылар.

“Минем гаилә“ рәсемнәр бәйгесендә җиңүчеләр – Лаешның “Рябинка“ балалар бакчасында тәрбияләнүче җиде бала бүләкләнүчеләр сафына өстәлде. ЗАГС бүлеге начальнигы Мария Бурцева паркның балалар мәйданчыгы коймасына куелган щитларда балаларга рәсем ясау осталыкларын күрсәтергә тәкъдим итте. Командаларга бүленеп теләге булганнар төсле акбурлар белән иҗат эшенә тотындылар.

Викторина сорауларына дөрес җавап биреп күп кенә яшь тамашачылар кыйммәтле призлар алдылар. Гаилә кыйммәтләре турында табышмаклар җаваплары һәм әйтемнәр хор белән яңгырады. Сәхнәгә менә торган баскычны өйрәнүче бәләкәчләр дә аяк астында булды. Яшь  әни Алена Гыйльмуллина тиктормас игезәкләр артыннан чаба, Салаватны тотуга, икенче якка чапкан Айшаны эзләде.

Үз чираты белән концерт  программасы бара. Кечкенә “үрмәкүчләр“ чыгышын рус һәм татар телендә яңгыраган җырлар алыштырды. Дәртле рус биюе әни турындагы җырга урын бирде. Көнчыгыш биюе дә үз урынын тапты.

Яшь бәйрәмгә бары сигез ел, әмма шәһәр халкы һәм кунаклар аңа багышланган бар чараларда актив катнашалар. Гаилә элек электән учак булды, аның ярдәме белән без көчлерәк, акыллырак һәм бәхетлерәк булабыз.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *