Кукмара авылларыннан йөздән артык өлкән буын кешесе диспансеризация узган
![Кукмара авылларыннан йөздән артык өлкән буын кешесе диспансеризация узган](https://tatar-inform.tatar/attachments/84bffa8ab1f88a5adbf38a304d43310802d82211/store/fill/780/440/4ec3d81bd02f48c6e121919ed6f3f3b6692f698f25b0c393d7fa78fc1e4e/0188.jpg)
(Кукмара, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмара авылларыннан 116 өлкән буын кешесе диспансеризация узган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында районда 2019 елның 2 сентябреннән 65 яшьтән узган өлкәннәрне диспансеризация, профилактик тикшерүләр уздыру өчен медицина учреждениеләренә алып бару башланган иде.
Быел диспансерлаштыруга 116 пенсионер китерелгән. Гыйнвар аенда — 152, ә беренче кварталда 452 пенсионерны медицина учреждениеләренә илтү планлаштырыла.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 ел башыннан «Демография» илкүләм проекты старт алды.
Аның өстенлекле бурычларының берсе — пенсия һәм пенсия алды яшендәге халыкның тормыш сыйфатын һәм гомер озынлыгын яхшырту, аның концепциясе «Өлкән буын» федераль программасында нигезендә тормышка ашырыла.
--