Санкт-Петербургта Шамил Әхмәтшинның «Чыңгызхан» китабы тәкъдим ителә
![Санкт-Петербургта Шамил Әхмәтшинның «Чыңгызхан» китабы тәкъдим ителә](https://tatar-inform.tatar/attachments/ed8750a89d9e305f4fa18f4b4ddcabc226199643/store/fill/780/440/cebded7cfc8c6aac1170bcfb0316cad0b68b0e8a65e31456d56a2c3d7fd1/0166.jpg)
(Казан, 4 февраль , «Татар-информ»). Санкт-Петербург шәһәре Милли әдәбият китапханәсендә Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештырган «Татар кунакханәсе» мәдәни-агарту проекты кысаларында язучы Шамил Әхмәтшин белән иҗади очрашу һәм аның яңа «Чыңгызхан» китабын тәкъдим итү булачак. Әдәби чара 8 февральдә 12: 00 сәгатькә тәгаенләнгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Шамил Әхмәтшин - хәрби фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршындагы Л. Н.Гумилев исемендәге Төньяк-Көнбатыш фәнни үзәге җитәкчесе. Ул шулай ук «Татарлар Ватанга хезмәттә» дигән китаплар сериясе авторы.
Шулай ук кунаклар игътибарына Милли әдәбият китапханәсе фондларыннан «Шамил Әхмәтшинның китаплары дөньясында» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк.