Сургутта театральләштерелгән «Туй» концерт-тамашасын күрсәттеләр
![Сургутта театральләштерелгән «Туй» концерт-тамашасын күрсәттеләр](https://tatar-inform.tatar/attachments/28dfd9ace546c9d107ca1c1afdd83d5f02eada93/store/fill/780/440/e04e5676ef853adc1cedaf12921a0850bbacc69908377e316f3127c00822/0174.jpg)
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Кичә Сургутта «Сандугач» татар мәдәнияте коллективы концерты узды. Бөтен шәһәргә һәм округка танылган татар ансамбле катнашучылары татар тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе - туйга багышланган театральләштерелгән «Туй» концерт-тамашасын күрсәтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Концерт барышында яучылык, никах, «Су юлы» йоласы күрсәтелде. Алкышларга карап фикер йөрткәндә, тамашачылар бик канәгать калды. Ә концертның икенче өлеше дискотека форматында дәвам итте, анда кунаклар ансамбльдә катнашучылар башкаруында җырлар тыңлап кына калмыйча, бии дә алды, диелә хәбәрдә.