Гадәттән тыш хәл вакытында кагыйдәләр билгеләү хокукын Хөкүмәткә йөкләргә ниятлиләр
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Югары әзерлек яки гадәттән тыш хәл режимы кертелгәндә гражданнар һәм оешмалар өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен билгеләү хокукы Татарстан Хөкүмәтенә беркетелергә мөмкин. Бүген ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты депутатлары Covid-19 яңа типтагы коронавирус таралуга ашыгыч җавап бирү кирәклегенә бәйле рәвештә барлыкка килгән мөнәсәбәтләрне җайга салырга тиешле закон проектын хуплады.
Парламент комитеты рәисе Азат Хамаев ачыклавынча, республика закон проекты быелның 1 апрелендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү мәсьәләләре буенча Россиянең закон актларына үзгәрешләр кертелүгә бәйле рәвештә эшләнгән. «Аның максаты — Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе таралуга ашыгыч җавап бирү зарурлыгы белән бәйле рәвештә барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне җайга салу», — дип өстәде депутат.
Аның сүзләренчә, «Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында» федераль законга да үзгәрешләр кертелде. Әлеге үзгәрешләр нигезендә, Россия субъектларының дәүләт хакимияте органнарының югары әзерлек яки гадәттән тыш хәл режимы кертелгәндә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен мәҗбүри үтәүне билгеләү вәкаләтләре барлыкка килде.
«Закон проекты тарафыннан Татарстан территориясендә күрсәтелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыруны закон буенча республика Министрлар Кабинетына беркетү тәкъдим ителә», — диде Азат Хамаев.
Парламентарийлар «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында» республика законына үзгәрешләр кертелә торган закон проектын хуплады. Депутатлар аны беренче һәм өченче укуларда ук кабул итәргә тәкъдим итәчәк.