Алабуга, Тукай һәм Менделеевск районнарында балалар халыкара акциягә кушылды
![Алабуга, Тукай һәм Менделеевск районнарында балалар халыкара акциягә кушылды](https://tatar-inform.tatar/attachments/1a9f594684a55a4880a5e9c59e95d169c5395b8a/store/crop_and_fill/0/0/796/446/780/440/735016723997b85686448e7a63ffc167b57eb50e6a485f1c1b3ccc5d3aa7/221_n1748662_big.jpg)
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Алабуга, Тукай һәм Менделеевск районнарында «Саф җил», «Урманның яшь дуслары», «Бәрендеево патшалыгы», «Бригантина», «Ямьле урман» һәм «ШкоЛес» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Балалар үз участокларында агач утырткан һәм аларны акциянең https://садпамяти2020.рф рәсми сайтында интерактив картага төшергән.
Татарстанның Алабуга, Тукай һәм Менделеевск муниципаль районнарыннан 137 укучы шәхси сертификатлар алган. Әлеге мәктәп урманчылыкларының кураторы — «Алабуга урманчылыгы» ДКУ.
«Минем фикеремчә, «Хәтер бакчасы» — бик мөһим акция, — дип сөйләде Чаллы шәһәренең 3нче урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Алисә Толмачева. — Мин бабам — Чигин Михаил Иванович хөрмәтенә агач утырттым. Ул Тукай районының Бәтке авылында туа һәм Кызыл Армия сафларына алынганда аңа 20 яшь булган».
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 март көнне башланды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны оештыручылар — РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды.