Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 39 яңа очрагы теркәлгән
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 авыруының 39 яңа очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә республикада авыруның барлыгы 4 мең 191 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Авырулар санының күрсәткече 100 мең кешегә 106,8 кеше тәшкил итә, соңгы тәүлек эчендә үсеш темпы 1 процент тәшкил итте», — диде Авдонина. Татарстанда барлыгы 1 мең 576 граждан медицина күзәтүе астында тора. Изоляциядә — соңгы 14 көндә чит илләрдән килгән 359 кеше.