Татарстанда Covid-19 инфекциясе корбаннары саны уналтыга җитте
![Татарстанда Covid-19 инфекциясе корбаннары саны уналтыга җитте](https://tatar-inform.tatar/attachments/077f46673120afe9d80d3e97e44df2ea2d5da1de/store/crop_and_fill/0/91/404/227/780/440/e6d7381af021da58001b0b3741ab46209796500e21583a1dafa2295fc658/%D0%A0%D0%9D%D0%9Cf3ec263b6a90a04c63c9541ca9a57191_XL%5B1%5D.jpg)
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда пациентның коронавирус инфекциясеннән үлүенең уналтынчы очрагы расланды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, 1957 елда туган ир-ат Чаллыда яшәгән. Аны шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә 22 июньдә китергәннәр. Авыруда ике яклы пневмониянең авыр формасы диагнозы булган. Ир-атның хроник авырулары һәм йөрәк-кан тамырлары өзлегүләренең югары куркынычы булган. «Үлем 25 июньдә яңа коронавирус инфекциясе фонында үпкә артериясе тромбоэмболиясе нәтиҗәсендә булган. Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диде Галимова.