Якшәмбе көнне Татарстан сайлау участокларында җиде мең күзәтүче эшләде
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Якшәмбе көнне Татарстан сайлау участокларында җиде мең күзәтүче эшләргә теләк белдергән. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Күп кенә күзәтүчеләрнең укулар узуы сизелә. Әгәр сайлау участогында стандарт булмаган хәл килеп чыга икән, алар шунда ук мәсьәләне хәл итә. Актив күзәтүчеләр, менә бу мине чын күңелдән сөендерә», - диде спикер.
Ул ял көнендә, якшәмбе көнне, сайлау участокларында җиде меңгә якын күзәтүче эшләде, дип өстәде.
Татарстанда бүгенге көндә 16 мең күзәтүче теркәлгән.