Яшел Үзәндә хастаханәләрдә дәваланучылар да тавыш бирүдә катнашкан
![Яшел Үзәндә хастаханәләрдә дәваланучылар да тавыш бирүдә катнашкан](https://tatar-inform.tatar/attachments/686332b6a60951162724163ba85649ff8fc20412/store/crop_and_fill/0/191/720/404/780/440/a0ca037c3e4063b8db0f82186a2605cdae64bdd56ba35ff0fd2cc6f1aef2/%D1%8F.jpg)
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», « Яшел Үзән»). Яшел Үзәндә хастаханәләрдә дәваланучылар, бала тудыру йортындагы әни булырга җыенучылар һәм инде бу көннәрдә балаларын кулларына алганнар, шулай ук, тавыш биргән. Исемлектәге 12 хатын-кызның икесе беренче тапкыр сайлады. Бу хакта район газетасы яза. Яшел Үзән районы һәм шәһәрендә 95 төп һәм 1 вакытлыча (Үзәк хастаханәдә) сайлау участогы эшли. Иҗтимагый күзәтүчеләр сыйфатында 450 кеше теркәлгән. Бүген мөһим чара — Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә үз ихтыярыңны белдереп, «әйе» яки «юк» дип тавыш бирүнең төп көне. Күпчелек инде фикерен алдан ук, 25-30 июньдә үк, тиешле урыннарга барып әйтергә өлгерде. Яшел Үзән районында сайлау участокларында тәртип, барлык саклану кагыйдәләре тиешенчә үтәлде.