Гали Хәсәнов ковид-госпитальдә эшләү турында: Хәрби табиб күнекмәләрен искә төшердем
![Гали Хәсәнов ковид-госпитальдә эшләү турында: Хәрби табиб күнекмәләрен искә төшердем](https://tatar-inform.tatar/attachments/9ae5d76fe134ccb337fb48325de06a3bc1756852/store/fill/780/440/82f88eb90c44958584448f93c4b75b0d65fd3312411792dc0098c3b5c8b6/30_n1808813_big%5B1%5D.jpg)
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Түбән Камадагы шәхси клиниканың баш табибы Гали Хәсәнов ковид-госпитальдә кабул итү бүлегендә ике атналык сменаны тәмамлады. Биредә ул үзенең хәрби табиб күнекмәләрен искә төшерүен сөйләгән. бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Түбән Кама мэры Айдар Метшин йогышлы авырулар госпиталенә шәхси клиника һәм башка медицина учреждениеләр кадрлары җәлеп итүне үтенгән иде. «Шунда эшләгәндә мин хәрби табибның күнекмәләрен, гаскәрләрдә дәвалау-эвакуация, санитария-гигиена һәм эпидемиягә каршы чаралар оештыруыбызны, гадәттән тыш, экстремаль шартларда медицина ярдәме күрсәтүебезне искә төшердем. Госпитальдә пациентлар өчен барлык структураларның эше заман таләпләренә нигезләнеп дөрес оештырылган, җайга салынган», — дип сөйләде Гали Хәсәнов.