Россиядә беренче Балалар агробиология станциясе Татарстан мәктәбе каршында ачылачак
![Россиядә беренче Балалар агробиология станциясе Татарстан мәктәбе каршында ачылачак](https://tatar-inform.tatar/attachments/421f64f96bdf4334da7de51d009a3dccbd5eab27/store/fill/780/440/3efc317e76fcb72062eb29932effff71b301769f4c0ca8ed1390100b1bd5/VVS_5745%5B1%5D.jpg)
(Питрәч районы, 31 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Питрәч районында «Прогресс» белем бирү үзәге составында Россиядә беренче балалар агробиология станциясе оештырылачак. Бу хакта журналистларга Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев исемендәге күппрофильле лицей директоры Ревгат Тибаев хәбәр итте. «Яңа күппрофильле лицей — шәһәр форматындагы беренче белем бирү учреждениесе. Ул Татарстанның авыл җирлегендә ачылган. Алга таба без бу мәгариф үзәге булыр дип өметләнәбез. Һәм аның төп үзенчәлеге Россиядә беренче балалар агробиология станциясе булырга тиеш», — дип сөйләде Ревгат Тибаев. Мәктәп директоры сүзләренчә, Питрәч районында агробизнес яхшы үсеш алган һәм төрле юнәлешләрдә белгечләр таләп ителә. Хәзерге вакытта агробиология станциясен булдыру проекты Татарстан Президенты раславына тапшырылган, дип ачыклык кертте Ревгат Тибаев.