Абдулла Алиш иҗатына багышланган Бөтенроссия иҗади онлайн-конкурс игълан ителде
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе субъектларының белем бирү оешмалары арасында бөек татар шагыйре Абдулла Алиш иҗатына багышланган Бөтенроссия иҗади онлайн-конкурс игълан ителде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Конкурс балаларны иҗади хәрәкәткә җәлеп итү, сәләтле, талантлы балаларны ачыклау, укучыларны бөек татар шагыйре Абдулла Алишның иҗади мирасына җәлеп итү максаты белән үткәрелә. Конкурсны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы оештыра. 1-4 нче сыйныф укучылары өчен Абдулла Алиш әкиятләре буенча рәсем конкурсы тәкъдим ителә. Әлеге конкурста Свердловск өлкәсеннән этномәдәни (татар) компонентлы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнаша.