Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 71гә җитте
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясеннән тагын бер пациентның үлеме расланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «1953 елда туган ир-ат Казан шәһәренең 7нче номерлы хастаханәсендә дәваланган. Пациентның хроник авырулары була. Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән», дип аңлаттылар Сәламәтлек саклау министрлыгында. Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19ның 23 яңа очрагын ачыкладылар. Шуларның 12се - Казанда, ә өчесе Яшел Үзән районында ачыкланган. Татарстанда коронавирус йоктыруның 6 мең 923 очрагы теркәлгән.