Алабуга укучылары 170 килограмм батарейка җыйган
(Алабуга, 3 декабрь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабуга мәктәпләрендә укучылар 170 килограмм батарйка җыйган. Бу хакта район газетасы яза. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Дюрасел Раша» оешмасы арасында имзаланган килешү кысаларында узган. Акциядә Алабуга укучылары ярдәмендә 170 килограмм батарейка җыелган. Балалар гади файдаланылган батарейкаларның зарары һәм аларны утильләштерү нәтиҗәсендә алырга мөмкин булган кыйммәтле ресурслар турында белделәр, диелә хәбәрдә. Экспертлар фикеренчә, бер батарейка 20 квадрат метр туфракны яки 400 литр суны зарарлый.