Психолог имтиханнарга әзерләнгәндә стресска каршы файдалы күнегүне атады
![Психолог имтиханнарга әзерләнгәндә стресска каршы файдалы күнегүне атады](https://tatar-inform.tatar/attachments/456ad1e77bcd3a8a4ba1ac5b8cbc3de269d18cfd/store/fill/780/440/ddad21b01fad93822a8ec4418cabdeba71e7ea1cd01efd357caf4c74c12a/AI3I4633.jpg)
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Имтиханнарга әзерләнгәндә төшенкелеккә бирелмәс өчен, аутотренинг күнегүләрен ясарга кирәк. Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Лия Бодрова укучыларга шундый киңәш бирде. Бу турыда ул «Татар-информ» агентлыгына интервьюда сөйләде.
«Өч секунд дәвамында сулыш алырга, алган һаваны тотарга һәм өч секунд дәвамында һаваны чыгарырга кирәк. Шул рәвешле баш мие кислород белән тиешенчә тәэмин ителә. Ә бу бик мөһим, чөнки стресс кичергәндә баш миенә кислород җитеп бетми», — диде ул.
Психолог фикеренчә, укучы үзе белән дөрес эчке диалог төзергә тиеш. Ул имтиханга әзерләнүчеләргә «Мин тынычланам, имтиханны әйбәт бирәчәкмен, барысы да яхшы булачак», дияргә киңәш итә.