Ульяновскиның Ислам мәдәният үзәгендә балалар өчен «Әлифба» бәйрәме узды
Бүген Ульяновск шәһәренең Засвияжье районында урнашкан Ислам мәдәният үзәгендә эшләп килүче татар теле курсларына йөрүче балалар өчен «Әлифба» бәйрәме үтте. Бу хакта Ульяновскида чыгучы «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр итәләр.
Балалар ел дәвамында өйрәнгән белемнәрен күрсәттеләр. Узган 8 март бәйрәме һәм Рамазан ае башлану уңаеннан мәхәллә һәм әти-әниләр тырышлыгы белән балаларга чәй өстәле әзерләнгән иде. Укучылар саф татар телендә әниләрен һәм әбиләрен бәйрәм белән котладылар, диелә хәбәрдә.