Миңнеханов православие динен тотучыларны якынлашып килүче Бөек пост белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган бүгенге киңәшмәдә православие динен тотучыларны якынлашып килүче Бөек пост белән котлады. Видео республика җитәкчесенең порталында чыкты.
«Пасха бәйрәме алдыннан, 18 мартта православие динен тотучыларның Бөек посты башлана. Алдагы рухи сынаулар православие динен тотучы татарстанлыларның ышанычын һәм рухын ныгытачак, дип ышанам», - диде Татарстан Рәисе.
Ул Бөек пост белән мөселманнарның Рамазан ае да туры килүенә аерым игътибар итте.
«Хәзер Рамазан ае бара, һәм бу ике вакыйганың бер вакытта узуы бик яхшы. Барыгызга да сәламәтлек, Аллаһы Тәгалә ярдәме телим. Барлык кирәкле ярдәм чаралары - мин башлыкларга мөрәҗәгать итәм - руханиларга һәм гражданнарга күрсәтелергә тиеш», - диде республика җитәкчесе.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов якынлашып килүче «Нәүрүз» бәйрәменә һәм республикада, шулай ук илдә Россия Президентын сайлауга кагылышлы йөкләмә бирде.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.