Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев фотографының 70 еллыгына күргәзмә ачыла
Бүген, 29 мартта, «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Татарстан Сынлы сәнгать музее бүлекчәсендә Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы - Михаил Козловский күргәзмәсе ачыла. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Оксана Романова яза.
Биредә 200дән артык фото тәкъдим ителә, шул исәптән элек беркайчан да киң җәмәгатьченлеккә чыгарылмаганнары да бар. Андыйлар якынча 15 булачак - нигездә, бу фотографның уллары Леонид һәм Эмиль әтиләренең архив пленкаларында һәм негативларында тапкан портрет кадрлары, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан Сынлы сәнгать музее матбугат хезмәтендә.
«Фотокүргәзмә шактый зур, галереянең беренче катындагы дүрт залны биләп тора. Фотографияләр үзләре генә күргәзмәгә куела, аларны цифрлы форматта карау өчен проекцияләр яки мониторлар кулланылмый. Вернисажда фотографның ике улы да катнашырга планлаштыра», - дип сөйләделәр Татарстан Сынлы сәнгать музеенда.
«Михаил Козловский. Эпоха» күргәзмәсе фотографның 70 еллыгына багышланган: ул үзенең юбилеен 24 мартта билгеләп үтә алыр иде. Әмма Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия һәм Татарстан Журналистлары берлеге әгъзасы 2018 елның 20 гыйнварында вафат булды.
Фотоларда илдәге төрле чорлар – Брежнев заманындагы СССРдан үзгәртеп коруга һәм заманча Россиягә кадәр сурәтләнгән. Аның портфолиосында Россия президентлары Борис Ельцин, Владимир Путин, Дмитрий Медведевның Татарстанга сәфәрләре фотолары, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның эш кадрлары, формаль булмаган кадрлар бар. Козловский объективына төрле дәүләт җитәкчеләре, танылган сәясәтчеләр, бизнесменнар, спортчылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре эләккән.
Күргәзмәдә фотографның «Советская Татария», «Вечерняя Казань», «Известия Татарстана» газеталарында эшләгән чордагы татар халкының милли колоритын һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган фотосурәтләре дә күрсәтеләчәк.
Күргәзмә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә оештырылды. Ул 12 майга кадәр эшли.