Чистай округында Татарстан Дәүләт Советы депутатын сайлауда бюллетень формасы расланды
Татарстанда Чистай бермандатлы сайлау округында ТР Дәүләт Советы депутатын сайлауда тавыш бирү өчен бюллетень формасы расланды. Республика Үзәк сайлау комиссиясенең 72нче утырышында шул хакта карар кабул ителде.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренчә, кандидатларның фамилияләре алфавит тәртибендә урнаштырыла, рус һәм татар телләрендәге текст бюллетеньнең бер ягында гына була.
«Һәр кандидат өчен бирелгән бюллетеньнең мәйданы буенча тигез өлешләре кара төстәге туры сызык белән бүленә, шул ук вакытта әлеге өлешләр депутат мандатына дәгъва кылучы һәркем өчен мәйданы ягыннан тигез булырга тиеш. Бюллетень ал төстәге махсус челтәр белән саклана», - дип өстәде ул.
Һәр кандидатка 1 минут һәм 17 секунд бушлай эфир вакыты бирелә. Бүген жирәбә салу нәтиҗәләре буенча график расланды. Кандидатларның чыгышлары тавыш бирү алдыннан соңгы атна дәвамында, 25-29 ноябрьдә, эш көннәрендә трансляцияләнәчәк.
Үзәк сайлау комиссиясендә билгеләп үтүләренчә, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларга шундый күләмдәге бушлай эфир вакыты бердәм тавыш бирү көне (8 сентябрь) алдыннан тәкъдим ителгән иде.