Лилия Муллагалиева: «Үз-үзеңә бикләнеп ятарга уйлама да, эштә, хәрәкәттә бул, диделәр»

Лилия апа, хәлләрегез ничек?

Хәлләр беркөе, Аллаһка шөкер. Дәвалану дәвам итә. Бүген менә тагын тикшеренүләр үттем. Хәзер миңа даими күренеп торырга кирәк инде.

Сез операциядән кайту белән эшкә тотындыгыз сыман. Төрле чараларга да йөрисез. Эш онытылып торырга ярдәм итәдер.

Мин табиблардан, эшләргә, актив тормыш рәвеше алып барырга ярыймы, дип сорадым. «Ярый, үз-үзеңә бикләнеп ятарга уйлама да, эштә, хәрәкәттә бул», – диделәр. Бернинди зыяны булмаячак, дигәч, хәтта, спортзалга йөреп, тренер белән дә шөгыльләнә башладым. Дөрес, бөтен әйберне табиблардан сорап эшлисең инде, үзлегеңнән түгел. Чыннан да, гел хәрәкәттә булган кешегә кинәт туктап калу бик авыр ул. Туктарга ярамый, туктарга язмасын.

Фото: © Лилия Муллагалиеваның шәхси архивыннан. Үз рөхсәте белән куела

Җырларга рөхсәт юктыр әле, әйеме?

Юк әле. Бу – рөхсәттән дә түгел, минем көем югалды... Тавышның бер урталыгы гына бар, ноталарның асты да, өсте дә юк… Тора-бара кире кайтыр, дип өметләндерәләр инде.

Тавыш ярыларына салкын тигәндә, чирләп алганда, син үзеңнең моңың да, мелизмың да беркая да китмәгәнне белеп, борчылмыйсың. Булдыра алганча җырлыйсың. Тавышың булмаганда да, әй, вакытлыча бит ул, чыгар әле, дисең. Ә менә көең булмау – бик авыр нәрсә икән. Җырлыйсың, әмма фальшь җырлап утырган сыман…

Сезнең тавыш – бик көчле тавыш. Һичшиксез, кире кайтыр әле ул, Лилия апа. Тавышыгыз, барыбер, әкренләп ачыла бара бит.

Әйе инде. Тавышым булу-булмау минем эчке халәтемә дә бәйле. Кайвакыт бик яхшы ачыла, азрак борчылсам, яңадан юкка чыга. Тавышлы урыннарда бөтенләй бетә. Мәсәлән, концертлар караган вакытта минем тавышым булмый. Ни өчен шулай икәнлеген әле аңлап та бетерә алмыйм, ләкин менә шундый бәйлелек бар. Өйдә чагында бер төрле, урамга чыккач икенче төрле, дигәндәй. Бертөрле генә булып тормый.

Февраль аена радиойодтерапиягә яздылар. Анысын бер дә үтәсем килми, әлбәттә, ләкин үтмичә булмас инде. Рецидивлар булмасынга, калкансыман биздә калган барлык начар күзәнәкләрне үтереп бетерү өчен кирәк, диләр. Кан анализы әле, барыбер, азмы-күпме бар, дип күрсәтте. Ә менә бүгенге тикшерү буенча барысы да чиста. Кайсына ышанырга да белмәссең. Шулай да, табиблар, аппарат күреп бетермәскә мөмкин, кан анализына нигезләнергә кирәк, диләр… Нурланыш алырга кирәк булачак, шуңа бераз кайгырып торам.

Операцияләрне үзебездә ясаттыгыз. Чит илләргә бару мөмкинлегегез дә булгандыр. Үзебезнең табибларга күбрәк ышандыгызмы?

Чит илләрдә дә бездән әллә ни аерма юк. Безнең төбәктә нәкъ менә калкансыман биз авырулары белән интегүчеләр бик күп. Бездә кешеләргә йод җитми, һава торышы шулай тәэсир итә. Чит илләрдә калкансыман биз авырулары юк дәрәҗәсендә, ничәдер процент кына. Шуңа күрә бу операцияләр аларда киң кулланылышта түгел. Кояшы булган, диңгезе якын җирләрдә яшәүчеләрдә башка төрле чирләр күп. Һәр илнең, төбәкнең үз чире. Аеруча безнең Башкортстан, Татарстан, Урал якларында күп икән бу чир. Шуңа табибларга да аның белән еш очрашырга туры килә. Бәлки, башка илләрдә дәвалану шартлары яхшырактыр, әмма, нәкъ менә шушы чирдән дәваланырга безгә чит илләрдән дә киләләр. «Сезнең табиблар көчлерәк», – диләр.

Терелә алмасам, дигән уйны башыгызга кертә идегезме? Әллә инде үзегезгә андый куркыныч әйберләр турында уйларга рөхсәт бирмәдегезме?

Үз-үзең белән көрәшсәң, уйламаска тырышсаң да, вакыт-вакыт килеп китә инде алар. Мондый авыруның нәтиҗәсе нинди булганын без балачактан ук ишетеп беләбез. Шуңа, уйламас җиреңнән уйланасың. Күңелнең бер чите белән ышанасың, бер чите белән ышанмыйсың. Шулай ике яклы гына түгел, мең яклыга әйләнә күңел.

Барысы да яхшы булыр, дигән өмет белән яшәргә тырышам. Аеруча, операцияләр ясаткач, барысы да артта калган сыман. Хастаханәләргә баргач кына үткән юлым искә төшә. Хәзер мине 3 ай саен тикшеренеп торырга мәҗбүр итәләр. Бүген менә үпкәләрне, күкрәкләрне төшерделәр. Алга таба башка җирләрдә дә килеп чыкмасын дип контрольдә тоталар.

Фото: © Лилия Муллагалиеваның шәхси архивыннан. Үз рөхсәте белән куела

Ир-атлар мондый кыенлыклар белән очрашканда каушап калырга мөмкин. Илсур абый, сезнең авыруыгыз турында белгәч, үзен нык тота алдымы?

Без гаиләдә бу темага сөйләшмәскә тырышабыз. Балалар да, Илсур да үзләре сорашмый, мин дә бу теманы күтәрмим. Белгән вакытта гына берара җебеп алдык та… Кайтып-кайтып бу хакта сөйләшүдән бер мәгънә дә юк. Хәзер дә шул сирәк кенә, каядыр барасы, анализ бирәсе булса гына искә алабыз. Мин, гомумән, элекке халәтемдә, ничек яшәдем, шулай ук яшим кебек. Кешеләр генә урамда күреп: «Ой, Лилия, хәлләрең ничек?» - дип сорашалар, жәллиләр, кызыксыналар. Үз башларыннан үткәннәр белән уртаклашалар. Бу хакта бөтен дөнья белә сыман.

Бу хакта ачылып сөйләвегез дә якынайткандыр халыкка.

Моны үземдә саклау, сөйләми калу мөмкин түгел иде инде. Беркем белән аралашамыйча, берәр авылда яшәсәм, бәлки, сөйләмәскә дә булыр иде. Ләкин мин һәрдаим кеше арасында, сәхнә кешесе. Гел чыгышлар ясап торып, кинәт кенә каядыр юкка чыгуым дөрес булмас иде. Башка җиремдә булса да, сизелмәс иде әле ул, ә минем турыдан-туры тавышым белән бәйле булды. Аллага тапшырган, барысы да әйбәт булыр кебек. Операция ясатканыма әле ике генә ай узса да, миңа инде 7-8 ай үткәндер сыман.

Әти-әниегез сезнең авыру турында белдеме?

Әйе, әти белән әнигә дә барысын да сөйләргә туры килде. Кайгырдылар… Чөнки безнең нәселдә, гомумән, яман чир белән авыручылар юк иде.

Фото: © Лилия Муллагалиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Мондый чир белән көрәшүче хатын-кызларга нинди киңәшләр бирер идегез?

Нәрсә дә булса табылган очракта да борчылып, кайгырып, үз-үзеңә бикләнеп утырырга ярамый. Әлбәттә, һәр кешенең үз чире, барысы да индивидуаль. Кемдер яман шеш ачыклану белән операциягә чаба, кемдер ахырга кадәр сабыр итә. Иң мөһиме стабильлекне югалтмау, үз-үзеңә көч биреп тору инде. Шулай ук, бүгенге медицина көчле заманда, моны җиңеп була торган әйбер итеп кабул итәргә кирәк.

Рәхмәт, Лилия апа, тамашачыларыгызны алга таба яхшы хәбәрләр белән генә сөендерергә язсын.

  • «Интертат» редакциясе Лилия Муллагалиеваның тизрәк тернәкләнеп бетүен, тамашачыларын үзенең матур, яңа җырлары белән сөендерүен теләп кала!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Санкт-Петербурге

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Санкт-Петербурга
Экология в Санкт-Петербурге
Спорт в Санкт-Петербурге
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Санкт-Петербурге и Ленинградской области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *