Рәмис Латыйпов: «Ясалма фәһем кешеләр кебек үк – ул да җиңел юл эзли»

Хәерле көн хөрмәтле президиум, хөрмәтле хезмәттәшләр!

Мин – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайтының баш редакторы Рәмис Латыйпов. Без эшебездә Ясалма фәһем кулланабыз, һәм мин сезгә нейрочелтәрләрне куллану тәҗрибәсен сөйлим. Презентация тулысынча Ясалма фәһем кулланып әзерләнде.

Тормышыбызга Ясалма фәһем кереп бара. Әгәр дә ул бездән ерак дип уйласагыз – ялгышасыз, яшь буын инде аны куллана. Ул тормышыбызны, көнкүрешебезне төптән үзгәртергә мөмкин, кайбер профессияләрның юкка чыгуы да бар. Төгәл генә беркем дә әйтә алмыйдыр ниләр булачагын. Шулай итеп, дөнья «яңа театр пәрдәсе ачылу» алдында.

Ясалма фәһем – интернеттагы мәгълүматны эшкәртеп, уртача нәтиҗәләрне тәкъдим итү сервисы. Ул татарча сөйләшә. Без аннан «Гаяз Исхакый фаразлаган инкыйраз – татарга бетү яныймы» дигән темага интервью алдык.

Ясалма фәһем текст, шигырь юллары да яза, фото ясый, аны хәрәкәтләндерә. Аның мөмкинлекләрен күрсәтер өчен, тулысынча Ясалма фәһем ясаган клип әзерләдек. Ясалма фәһем шигырь, музыка язды, үзе җырлады, клип геройларының фотоларын уйлап тапты, аларны хәрәкәтләндереп, клип ясады. Биредә «ChatGPT», «Midjourney», «Suno», «Runway», «Kling» программалары кулланылды. Бу – тулысынча Ясалма фәһем ясаган татарча беренче клип, ул клип якынча 10 мең сумга төште.

Ренат Харис шигыре мисалында җырның ничек язылганын күрсәтәм. Бу – «Суно» программасы, шигырьне «тәрәзәгә» куясыз, үзегез теләгән жанр, уен коралын сайлыйсыз. Салмакмы, гитарадамы, аккордеонгамы – параметрларны язасыз, ул музыка тәкъдим итә. Һәм ул шунда ук язып та бирә. Әзер музыканы, әйтик, роликларда файдаланырга була. Кайбер социаль челтәрләр, авторлык хокуклары булу сәбәпле, музыкалар куллануны тыя, шушы рәвешчә, үзегез теләгән җырны яздыра аласыз.

Безнең редакциядә хәзер Яхъя Фәгыймов дигән журналист эшли, ул – татарның беренче нейрожурналисты.

Ул күп мәгълүматны эшкәртү белән бәйле язмаларны әзерли. Бу язмаларда – берничә дистә чыганактан алынган мәгълүмат.

Мәсәлән, Татарстан флагы турында мәкалә язу өчен, русча 200 битле пдф китаптан кирәкле темага мәгълүматларны табып, тәрҗемә итеп бирде. Билгеле, аны редакцияләргә, дөрес юнәлешләргә кертеп җибәрергә кирәк.

Ясалма фәһемгә монотон материалларны тапшырырга була. Журналистларның кадерле вакытларын сарыф иттермәс өчен, эшләрне – мәсәлән, пресс-релиздан яңалык язу, вак-төяк хәбәрләрне тәрҗемә итү. Начар тәрҗемә итми, тизлеге начар түгел. Билгеле, аның артыннан тикшереп чыгарга кирәк, әмма ул эшне җиңеләйтә. Бу – «ChatGPT» программасы. Аның тәрҗемә тизлеген бәяли аласыз.

Журналист эшендә фото белән кыенлыклар була. Кирәкле фото булмаска мөмкин, авторлык хокуклары буенча проблемалар булуы бар, мәсәлән, балалар фотоларын куллануда тыюлар бар. Ясалма фәһем тиз арада кирәк кадәрле фотоларны генерацияли. Ошамаса, чын кеше яса, дип тә сорап була. Ул иренми. Карикатуралар да ясарга мөмкин.

Күпчелек татар журналистлары – гуманитарийлар, шуңа да, мәсәлән, «Стоимость фьючерсов на какао на бирже ICE превысила $12 000 за тонну» дигән яңалык безгә карурман кебек. Ясалма фәһем моның нәрсә икәнен, безгә нинди катнашы бар икәнен тиз генә аңлата ала.

Шулай ук Ясалма фәһемгә үзегез аңламаган икътисади таблицаларны кертсәгез дә, ул аларга аңлатма бирә. Мәсәлән, бу таблицада – «Татнефть» акцияләре бәяләре. Мәсәлән, бу очракта ул сатып алырга киңәш итте. Шушы ук ысул белән медицина анализларын, химик формулаларны – гомумән, үзегез аңламаган мәгълүматны кертсәгез, ул сезгә күрсәткечләрне аңлатып бирә ала.

Безнең зур байлыгыбыз архивларда. Графика алмашуга кадәрле чыккан бик күп газета, матбугат гарәп графикасында. Ясалма фәһем әле остарып җитмәгән, әмма аны инде бүген үк аңлау өчен кулланырга була. Гарәп графикасы белән 20 гасыр башында язылган газеталарны ул бераз укый ала.

Татар телен кулланучылар кими, җанисәп буенча татарлар 600 меңгә кимеде, ә интернет һәм телефон булган һәркемнең кулында татарча сөйләшүче бар, дигән сүз. Шуңа да аны татар телен өйрәнү өчен, сөйләшү өчен дә кулланырга була. Аның белән теләсә кайсы темага сөйләшергә була. Күбрәк сөйләшкән саен, аның татарчасы камилләшә. Димәк, интернетта татар теле сакланачак, дигән сүз.

Ясалма фәһем идеаль түгел. Ул журналистның иҗади эшчәнлеген берничек тә алыштыра алмый. Ул журналист өчен репортажга бармый, үз белдеге белән интервью эшләми.

Ясалма фәһем кешеләрдән үрнәк алып эшләнгән, ул да җиңел юл эзли, ул да ялкаулана. Хаталар да җибәрә, уйлап та чыгара. Аның белән эшләр өчен, үзеңә акыллы һәм белемле булуы кирәк. Дөрес юлга кертеп җибәргәндә, ул ярдәмче була ала. Билгеле, яман кешеләр аны начар максатларда да куллана ала. Смартфоннар кебек үк – ул безгә ярдәмче дә, әмма аны кибермошенниклар да куллана.

Безнең татар халкының күпчелеге Ясалма фәһемне шөбһәләнеп каршы ала, билгеле. Татар – консерватив инде ул. Нейрочелтәрләр турында яза башлагач, кайбер хезмәттәшләрем моны тәнкыйди кабул итте. Ясалма фәһем басма матбугатның башын бетерәчәк, син шуны башлап йөрисең, дип орыштылар. Мин моңа шатландым, чөнки татар халкы асылын югалтмаган икән. Нинди генә яңалык барлыкка килгәндә дә, без, татарлар, шулай авырдан кабул итәбез. Мисал итеп, мин бөек язучыбыз Мәхмүт Галәү сүзләрен китерер идем. Ул 20 гасыр башында гәҗитләр барлыкка килгәндә, татар авылында моны ничек кабул итүләре турында язып калдырган:

– Ул «гәҗит» дигән нәрсәне, ахырзаман якынайгач, шайтан үз койрыгы белән язып таратыр, ди. Аны укыган кеше кяфер булыр һәм теге дөнъяда дуңгыз сурәтендә кубарылыр, ди.

20 гасыр башында татар гәҗитне шулай ахырзаман дип кабул иткән икән, 21 гасырда нейрочелтәрне ахырзаман галәмәте дип кабул итүе гаҗәп түгел. 22 гасырда да татар үз асылында калыр, иншалла.

Дөньякүләм корпорацияләр, ярыша-ярыша, миллиардлар тотып, яңадан-яңа нейрочелтәр сервислары ача икән, без бу үзгәрешләрне туктатып кала алмыйбыз. Аның ахыргы нәтиҗәсе билгесез. Әмма «алар – надан, без генә акыллы» дип утыру дөрес түгел, дип уйлыйм. Шуңа да безгә аның уңай якларын өйрәнеп, үз файдабызга, дөрес итеп, кануннарны бозмыйча кулланырга тырышырга гына кала. Тагын бер ассызыклап әйтәм: бу – журналистны алыштырмый, сезнең өчен эшләп бирми. Ясалма фәһем язган белән белән генә гәзит чыгарам дип уйласаң, аяныч хәлгә калуың бар.

Ясалма фәһем сервисларының күбесе түләүле, һәм аларны сатып алу өчен чыгымнар кирәк.

Ясалма фәһем – ул сынау, русча әйтсәк инде, «вызов» та, шул ук вакытта яңа буынның казанышы да. Ул – инструмент. Инструмент бар икән – аны кулланырга кирәк, һәм ул төзек булырга тиеш. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Туле, в Тульской области и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Туле

Ria.city

В Туле легковой автомобиль врезался в снегоуборщик

Жители Алексина сообщили, что в городе нечистоты сливают прямо в Оку

Пряник в форме здания Тульского музея оружия приготовили студенты на чемпионате профессий

Диетолог Бурякова рассказала, что кофе и чай не помогут гидратации организма 

Музыкальные новости

Интересные каналы в Telegram. Лучшие каналы в Telegram.

«Газпром» намерен продать санаторные объекты в Подмосковье и Тверской области

Тамбовские судебные приставы победили в отборочном этапе Чемпионата ФССП по комплексному единоборству

Невероятный камбэк с 0:4 вдохновит Жамнова на победу в дерби. Прогноз на «Спартак» — «Динамо» Москва

Новости Тулы

За сутки в Тульской области произошли три пожара и восемь ДТП

Жители Алексина сообщили, что в городе нечистоты сливают прямо в Оку

В Туле судят четырех цыган, которые побили полицейского

Пряник в форме здания Тульского музея оружия приготовили студенты на чемпионате профессий

Экология в Тульской области

Концерт Лолиты Милявской отменили в Ульяновске

Владимир Кузьмин поздравит женщин с 8 марта большим весенним концертом

Личная охрана в Москве. Профессиональная личная охрана. Услуги личной охраны. 

Охрана Артистов. Охрана Певцов. Охрана Концертов.

Спорт в Тульской области

Даниил Медведев вышел в полуфинал турнира ATP-250 в Марселе

Медведев о допинговом деле Синнера: «Надеюсь, теперь каждый теннисист сможет защитить себя»

Олимпийский чемпион Вавринка — о деле Синнера: больше не верю в чистый спорт

Рыбакина узнала свое место в мировом рейтинге после разгрома

Moscow.media

Гробы с телами разлетелись по трассе М-7 «Волга» в результате ДТП во Владимирской области

Тюменская область вошла в топ-5 регионов по объему неплатежей по кредитам

В Екатеринбурге над Объездной дорогой и Кольцовским трактом пустят трамвайную линию

Heroje H288BW- портативный сканер штрих-кодов с интерфейсом Bluetooth







Топ новостей на этот час в Туле и Тульской области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *