2025 елда татар көрәше: Павлик кайтты, Раил китте, бүләккә болан һәм 3 миллионлык машина

  • «Манзара» + Татарстан чемпионаты
  • Узган ел көрәш дөньясында 2 төп вакыйга берләштергән форматта узды. Көрәш буенча Татарстан чемпионатының беренче этабы 20 декабрь көнне үткәрелде, ләкин Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итү сәбәпле, иминлекне саклау шартларында, чемпионатның финал өлеше кичектерелде. Финал ярышлары 18 гыйнвар көнне, «Манзара» спорт премиясе белән бер көнне узды. Монда Татарстан чемпионнары да, «Манзара» премиясе җиңүчеләре дә билгеле булды.

    • «Манзара»-2025: «Үзең эшлә!», Раил китте…

    Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

  • Раил Нургалиев соңгы тапкыр рәсми келәмдә көрәште
  • Танылган спортчы Раил Нургалиев Татарстан чемпионатында көрәшче карьерасын тәмамлавы турында игълан итте. Ул 11нче тапкыр Татарстан чемпионы булды, яңа рекорд куйды һәм соңыннан рәсми ярышларда башка көрәшмәячәген әйтте. Раил тамашачыларга саубуллашу сүзләрен җиткерде, батырны басып, алкышларга күмеп озаттылар, ул да күз яшьләрен тыя алмады.

    Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

  • Муса Җәлил турнирында 40тан артык команда һәм 350дән артык көрәшче бил алышты
  • 14-15 февральдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир узды. 62нче тапкыр үткәрелгән ярышта 40тан артык команда һәм 350дән артык көрәшче бил алышты. Шәхси беренчелектә җиңгән көрәшчеләргә традицион рәвештә чигелгән сөлге, медаль һәм акчалата приз тапшырылды.

    Фото: © «Татар-информ», архив

  • Муса Җәлил турнирында гауга
  • Әлеге ярыш тарихка гауга белән дә кереп калды. 70 кг ярымфиналында Чаллы өчен көрәшүче Искәндәр Мортазин белән Казанның Идел буе районы көрәшчесе Адель Мусин очрашты. Исәп 3:3 булып барганда, Мусинга «чиста алым ясады» дип, җиңү бирделәр. Видеоны кабатлап караганнан соң, алымны санамадылар, тик секундантлар тавыш чыгара башлагач, видеоны икенче тапкыр караганнан соң, «чиста алым» дип, Мусинның кулын күтәрделәр.

    Мортазин, сыбызгы яңгыраганчы захват алырга өлгермәвен аңлатырга тырышып караса да, аның протесты канәгатьләндерелмәде. Халыкның сызгыруы, тавыш күтәрүен дә исәпкә алмадылар. Нәтиҗәдә ул келәмнән сөлгесен ташлап чыгып китте.

  • Татарстан Көрәш федерациясенә яңа рәис сайланды
  • 15 февраль, Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының икенче көнендә Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең чираттан тыш сайлау конференциясе узды. «Ак Барс» көрәш сараеның пресса үзәгенә җыелган делегатлар оешмага яңа рәис сайлады. 2001 елдан Татарстанның Көрәш федерациясе башлыгы булып эшләгән Марат Әхмәтов әлеге вазифаны Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллинга тапшырды.

    Фото: © «Татар-информ», архив

  • Теләчедә Салават Фәтхетдинов призларына көрәш турниры узды
  • 22 майда Теләченең «Батыр» спорткомплексында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов призларына көрәш турниры узды. Быел 8нче тапкыр уздырылган бәйгедә 2009 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр бил алышты. Турнирга Татарстан, Башкортостан һәм Марий Эл Республикасыннан 191 көрәшче килгән иде.

    Татар ул гомер буе көрәшкән – тел өчен дә, милләт өчен дә. Без – көрәшер өчен туган халык, без гомер буена көрәшергә тиеш. Мин үзем дә – әз-мәз генә көрәшкән кеше, авыл, район дәрәҗәсендә генә булса да. Нишләптер, автоспортны сайладым, 50 процент җыр, 50 процент автоузышлар, икесен дә яратам, ә көрәшкә минем аерым мәхәббәт, – дип ассызыклап үтте җырчы «Интертат» хәбәрчесенә.

    Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

  • 2025 елның район һәм Казан шәһәре Сабан туе батырлары ачыкланды
  • 7-8 июнь көннәрендә Татарстан районнарында милли бәйрәмебез – Сабантуйлар гөрләде. «Интертат» 2025 елгы район Сабан туе батырларын бергә туплады.

    Фото: © Яңа Чишмә районы матбугат хезмәте

  • Татар батырына – төньяк боланы

  • Саха (Якутия) республикасының Якутск шәһәрендә узган XXV Федераль Сабан туеның баш батыры булып Радик Сәлахов танылды. Радикка ТР Рәисе бүләге «Лада Гранта» машинасы һәм көтелмәгән бүләк – төньяк боланы тапшырдылар. Кызганыч, ара бик ерак булу сәбәпле батырга боланны җирле спортчыларга биреп калдырырга туры килгән.

    Болан авыр иде, өстәвенә, тыпырчынды да. Мин «аны өйгә алып кайтмыйм» дип шунда ук уйладым. Экзотик хайван, безнең шәһәрдә яши алмас, дип борчылдым. Шуңа күрә мин аны андагы спортчыларга – келәмдәге көндәшләремә – күчтәнәч итеп калдырдым. Нишләтәсен үзләре уйласыннар, дидем, – диде ул.

    «Татар-информ», Владимр Васильев

  • Чаллы батырына 3 миллионлык Кытай автомобиле
  • Чаллыда узган 2025 елгы Сабан туеның баш батыры булып, көрәшче Азат Габдрәшитов танылды. Аңа традицион бүләк – тәкә һәм «комфорт» комплектациясендәге 7 урынлы «Soueast S07» кроссоверы тапшырдылар. Интернеттагы мәгълүматлар буенча, батырга бирелгән Кытай автомобиленең бәясе якынча 3 миллион сум, мондый автомобиль Чаллы Сабантуе тарихында беренче тапкыр тәкъдим ителде. Моңа кадәр бүләккә Россиядә эшләнгән машиналар гына куела иде.

    Фото: © «Актаныш-информ»

  • Татарстан көрәшчеләре – Дөнья чемпионнары
  • 22 июнь көнне Саба районы Миңгәр авылында Татарстан Республикасында көрәш һәм кыргыз көрәше буенча дөнья чемпионатлары узды. Көрәшнең ике төре буенча ярышларда 31 илдән 400дән артык спортчы бил алышты. Көрәштә ир-атлар арасында 11 комплект медаль, шулай ук егетләр арасында 9 комплект медаль һәм команда зачеты бүләкләре уйнатылды. Татарстан көрәшчеләре барлык авырлык категорияләрендә диярлек чемпион исеменә лаек булды! Абсолют дөнья чемпионы титулын Россия җыелма командасы вәкиле, Зәй егете Радик Сәлахов яулады.

    Фото: © Россия көрәш федерациясе матбугат хезмәте

  • Татарстан көрәшчеләре – Дөнья кубогы җиңүчеләре
  • 3-6 июльдә Мәскәүдә көрәш буенча Дөнья кубогы ярышлары узды. Ярышларда 17 илдән 150гә якын спортчы көч сынашты. Турнирның финал ярышлары һәм бүләкләү тантанасы 5 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында Мәскәү шәһәре Сабан туенда узды. Финалда 60 килограммнан 130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында һәм абсолют категориядә 11 комплект медаль уйнатылды. Абсолют чемпион титулына Россия җыелма командасы вәкиле Радик Сәлахов лаек булды.

    Фото: Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте

  • Озак вакыт хәбәргә чыкмаган көрәшче Сергей Павлик махсус хәрби операциядән кайтты
  • Үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән танылган көрәшче, авыр үлчәмдә көрәш буенча күп тапкыр дөнья чемпионы Сергей Павлик, 7 ай хәбәрсез булганнан соң, ниһаять, элемтәгә чыкты һәм спортка кире кайтырга ниятләвен белдерде. Спортчы озак вакытлар элемтәгә чыкмагач, көрәш җанатарлары арасында, ул һәлак булган, дигән хәбәрләр дә таралган иде.

    Мин көрәшергә телим, 1 ел шөгыльләнмәсәм дә, үземне яхшы хис итәм. Карарбыз, көрәш ничек барыр, – дип белдерде ул аның белән элемтәгә кергән Россия Көрәш федерациясе вәкилләренә.

    Фото: © «Татар-информ», архив

  • «Интертат» электрон газетасы һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы көрәшечеләргә багышланган «Түбәдә. Батыр. Әңгәмә» проектын башлады
  • Мәйдан батырлары белән Казанның иң биек нокталарының берсендә – «Татмедиа» бинасы түбәсендә – көрәш, тормыш принциплары, зур җиңүләр, аяныч җиңелүләр һәм һәм милли спорт төре үзенчәлеге турында сөйләштек. Проект татар көрәшчеләрен таныту, интернет челтәрләрендә милли спорт төре белән кызыксынуны арттыру максатыннан башланып китте.

    • Көрәшче Булат Мусин: «Келәмдә дә тыйнаклык, җаваплылык төшенчәләрен истә тотарга кирәк»
    • Көрәшче Азат Габдрәшитов: «Җиңү өчен эшләргә кирәк, бер әйбер дә бушка бирелми»
    • Көрәшче Айрат Гыйлаев: «Хөкемдарлар кыерсытса, котырып, катырак көрәшә башлый идем»

    Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

  • Татарстан көрәшчеләре билбау көрәше буенча дөнья чемпионнары булды
  • 26-29 ноябрьдә Фуджейрада (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты узды. Ярышларда катнашу өчен планетаның иң яхшы көрәшчеләре җыелды. Бәйгедә Россия командасы арасында Татарстан көрәшчеләре дә бар иде: Алексей Абрамов, Илнар Закиров, Илназ Рамазанов, Айнур Нургалиев, Эльдар Хәмитов, Радик Сәлахов, Тимур Латыйпов, Анастасия Грачева, Ренас Кәлимуллин төрле авырлыкларда көч сынашты. Нәтиҗәдә татар көрәшчеләре 6 үлчәү авырлыгында медальләр яулады.

    Фото: © Ильфат Миңнегалиев

  • Елның соңгы ярышы – Россия Кубогы
  • Узып баручы елның cоңгы көрәш ярышы – Россия Кубогы 6 декабрьдә Казанның «Ак Барс» спорт сараенда узды. Ярышларда Татарстан данын Илфат Миңнегалиев, Ильяс Йосыпов, Ислам Кәримов, Илнар Закиров, Данир Муликов, Рафаэль Кәлимуллин, Илнур Камалов, Егор Такарлыков, Радик Сәлахов һәм Ранис Гыйләҗетдинов яклады. Алар 10 үлчәү авырлыгының 7сендә беренче урыннарны яулады.

    Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов исә күп көрәшчеләрнең төрле төбәкләр өчен көрәшүе белән канәгать булмавын белдерде. Ул барлык көрәшчеләргә дә кисәтү ясады.

    Мин күрәм инде, кайбер төбәкләр өчен Татарстан көрәшчеләре көрәшә. Үзегез арасында соңгы көрәшегез дип санагыз, көрәшеп калыгыз. ИншаАллаһ, яңа елда тәртипкә салачакбыз! Татарстан өчен генә, яки башка төбәк өчен генә көрәшәчәксез – моны барлык халык каршында әйтәм! – диде ул ярыш ачылышында.

    Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

    Киләсе елда көрәш җанатарларын ниләр көтә:

  • Көрәш буенча Татарстан чемпионаты Алабугада
  • Көрәш буенча Татарстан чемпионаты 15-17 гыйнвар көннәрендә Алабуга шәһәренең Җиңел атлетика манежында узачак. Көрәшчеләр 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан авыррак булган үлчәү авырлыкларында бил алышачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә, моңа кадәр гамәлдә булган 115 килограмм үлчәү авырлыгы төшереп калдырылган. Ярышларның баш хөкемдары итеп танылган тренер Айрат Миңнегалиев билгеләнгән.

  • Муса Җәлил турниры – Чаллыда
  • 2026 елда Муса Җәлил турниры Чаллы шәһәрендә узачак. Ул шәһәрнең 400 еллыгы уңаеннан уздырылган юбилей чараларының берсе булачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр иткән иде.

  • «Манзара»да яңалыклар
  • 18 гыйнварда Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда чираттагы «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак. Тантана кысаларында тамашачыларны мавыктыргыч көрәш бәйгесе һәм зур шоу-программа көтә. Ярышлар «стенка на стенку» форматында һәм шәхси зачетта узачак. «Стенка на стенку» форматында ике команда – Казанның «Зилант» командасы һәм Чаллы шәһәре җыелма командасы көч сынашачак. Оештыручылар бәйгедә катнашачак көрәшчеләр исемлеген игълан итте. Спорт бәйгесе танылган артистлар катнашындагы музыкаль шоу-программа белән үрелеп барачак. Оештыручылар тамашачылар өчен махсус бүләк тә әзерләгән, сатып алынган билетлар буенча уйнатылачак лотереяның төп призы – квадроцикл.

    Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

    Читайте на сайте


    Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




    Новости от наших партнёров в Уфе

    Ria.city
    Музыкальные новости
    Новости Уфы
    Экология в Башкортостане
    Спорт в Башкортостане
    Moscow.media






    Топ новостей на этот час в Уфе и Башкортостане

    Rss.plus





    СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *