1 гыйнвардан машина йөртүчеләр өчен нинди штрафлар кертелә?
Газель хуҗаларына, машинаны торак йортлар ишегалдында калдырган өчен штраф салыначак. Шулай ук ишегалдындагы парковка урыннарында каршеринг машиналарын да калдырырга ярамаячак. Бу хакта «Волгоградская правда» газетасы яза
Тагын бер яңалык — гомуми кулланылыштагы юлларда номерсыз йөрүне тыячаклар. Хокук бозган өчен 5 мең сум штраф салачаклар һәм машина йөртү таныклыгын алачаклар.
Шулай ук 1 гыйнвардан берничә яңа кагыйдә дә керәчәк. Хәзер автомобильне теркәү өчен ЮХИДИга гына түгел, ә аккредитация узган компанияләргә дә мөрәҗәгать итәсе булачак.
Автомобильгә техник хезмәт күрсәтү процедурасы да үзгәрәчәк. Транспорт чарасын алып килгәннән башлап, белешмә биргәнчегә кадәр видеокүзәтү алып барылачак. Ә ОСАГО полисын юл инспекциясе хезмәткәрләре генә түгел, камералар да тикшерә алачак.