«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Галимҗан Баруди музее ачылды: «Бөтен гомерен милләткә багышлый»

«Дары» - тәхәллүсе

XX гасыр башында милләтнең рухи тормышында зур үзгәреш ясаган күренекле галим, мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Галиев (Баруди) 1857 елның февраль башында Казан өязенең Кече Кавал авылында (хәзерге Биектау районы) дөньяга килә.

Баруди - Галимҗанның үз фамилиясе түгел, ә тәхәллүсе. Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә ул «дары» дигәнне аңлата. Чөнки бабасы Бинейәмин Казанның дары заводында сакчы булып хезмәт итә.

Әтисе Мөхәммәтҗан кечкенә чагында ук Чувашлы иле авылыннан (хәзерге Биектау районы), апасының иренә булышу өчен, Казанга китә. Алар аяк киемнәре, читекләр, күн итекләре тегәләр һәм шуның белән сәүдә итәләр. Апасының ире авырып киткәннән соң, сәүдә эшләре тулаем Мөхәммәтҗан Галиев кулына күчә.

1855 елда Мөхәммәтҗан Кече Кавал авылыннан Фәхрениса Хәйбуллинага өйләнә, ә ике елдан яшь парның беренче уллары Галимҗан туа.

Уртадагы фотода – алар торган йорт

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Галимҗанга 3 яшь булганда, алар Казанга күчеп килә. Озакламый әтисе зур дәрәҗәгә ирешә, Казанда үз йортларын да салдыра. Аларның йорты – хәзерге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте урнашкан бина. 4 малайлары һәм бер кызлары белән алар барысы да шушы йортта яшиләр.

Баруди балачагы турында болай яза: «Бабай - бик коры, таләпчән кеше, әнигә эшне бик күп бирәләр иде. Әти өйдә юк, ул сәүдә эшләре белән йөри, Оренбургка, Россиянең башка төбәкләренә бара. Минем истә бер вакыйга калган: бабай бөтенебезне өстәл артына ашарга утыртты, ә әни чаршау белән каплап куелган мич артында әкрен генә елый иде».

«Бохара - белем кайнап торган үзәк»

Авылда яшәгән чакларыннан ук әнисе Галимҗанны укырга өйрәтә башлый. Казанга килеп, 5 яше тулгач, аны Апанай мәчетенең мәдрәсәсенә укырга бирәләр. 13 ел буе ул Нургали хәлфә һәм Сәләхетдин хәзрәт Исхаков җитәкчелегендә белем ала. Ул хәзрәтнең китапханәсендә көн-төн укый, китапларга мәхәббәте биредә уяна.

Галимҗан бик кечкенә буйлы була. «Мәдрәсәгә укырга барганда кайвакытта малайлар мине көтеп тора һәм арттан бик каты куалар, эләгә дә торган иде», - дип язган ул истәлекләрендә. Шулай ук ул көчле салкыннарда, Кабан күлендә бәке ясап, шул бозлы су белән тәһарәт алып, бик каты авыруларын да искә ала.

Мөхәммәтҗан әфәнде үзенең балаларының гыйлемле булуын тели. Ике малае – Газизҗан белән Галимҗанны бергә Бохара «Мири араб» мәдрәсәсенә белем алырга җибәрә. Анда Галимҗан дини фәннәр белән генә чикләнмичә, дөньяви фәннәрне дә үзләштерә. «Бохара - белем кайнап торган үзәк», – ди Галимҗан Баруди.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бохарада китапларның арзан һәм күп булуын күреп, ул һәр мөмкинлектән файдаланып, гарәп, фарсы һәм төрек телләрендә китаплар сатып ала. 7 ел Бохарада белем алганнан соң, ул Казанга кайта. 6 дөя яллап, капчыкларга тутырылган иң зур байлыгын - китапларын – алып кайта ул. Оренбургка кадәр дөяләрдә, аннары поездда кайтып җитәләр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Галимҗан Баруди милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлаган»

1882 елда Галимҗан хәзрәт Иске Татар бистәсенең Таш мәчетенең икенче мулласы итеп билгеләнә.

Мөхәммәтҗан әфәнде улы Галимҗанга, үзенең укыту йорты, тулы хокуклы хуҗа була алырлык мәдрәсә кирәклеген аңлап, 1882 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез сала. Һәм нәкъ шунда Галимҗан Баруди педагогик эшчәнлеген башлап җибәрә. Укучылар саны арту сәбәпле, соңрак мәдрәсә киңәйтелә, башта ике катлы, аннары өч катлы бинага әверелә, ә аның әлеге өлешендә бүгенге көндә дә укыту дәвам итә.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Галимҗан Баруди яңача укытырга тели. Милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланып, ул мөселман җәмгыятенең үсеше Европа һәм дөнья цивилизациясе казанышларына таянмыйча мөмкин түгел дигән нәтиҗәгә килә. Ул дини фәннәр белән генә чикләнүне җитәрлек дип санамыйча, уку-укыту процессына дөньяви фәннәрне дә актив рәвештә кертә. Мәдрәсәдә математика, татар теле, гарәп һәм фарсы телләре, тарих, астрономия, медицина кебек фәннәр укытыла, аларны белгечләр алып бара. 1891 елда җәдидчә укыту рәсми рәвештә кертелсә дә, аңа кадәр үк Галимҗан хәзрәт мәдрәсәдә яңача белем бирү принципларын гамәлгә ашыра башлый.

Мәдрәсәдә укыту катгый программа нигезендә алып барыла. Һәр фәннең үз программасы һәм методикасы була, аларны Галимҗан Баруди үзе төзи. Балаларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алына: элеккечә төрле яшьтәге балаларны бергә утырту бетерелә, шәкертләр яшьтәшләре белән бер сыйныфта белем ала. Дәресләр, тәнәфесләр, имтиханнар өчен билгеле вакытлар куела, парталар кулланыла башлый. Мәдрәсәдә бердәм кием кертелә: ак күлмәк, жилет һәм түбәтәй.

«Мәдрәсәдә бердәм кием кертелә: ак күлмәк, жилет һәм түбәтәй»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Мәдрәсәдә төрле елларда 300-500 шәкерт белем ала. Алар якын-тирә төбәкләрдән генә түгел, бөтен Россиядән килә. Уку 15-16 ел дәвам итә. Шәкертләр гарәп, төрек, фарсы, татар, рус телләрен, математика, физика, география, психология, тарихны һәм башкаларны өйрәнә. Мәдрәсәне тәмамлаучылар урта белем генә түгел, ә билгеле бер һөнәр дә үзләштереп чыга. Шул сәбәпле кайберәүләр «Мөхәммәдия»не Европа гимназияләре белән чагыштыра, ә икенчеләре аны «татар университеты» дип атый.

«Галимҗан Баруди укыту методикаларын үзе яза»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Белем бирү теоретик фәннәр белән генә чикләнми. Мәдрәсә каршында умарталык һәм бакча була, шәкертләр умартачылыкка, бакчачылыкка өйрәтелә. Шулай ук читек тегү остаханәләре, ашханә һәм хастаханә була.

«Мөхәммәдия» мәдәни тормыш үзәге дә була. Биредә язучылар түгәрәге эшли, һөнәри театр оештырыла, аны Фатих Әмирхан җитәкли. Галимҗан Баруди еш кына күренекле галимнәрне, мәдәният, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләрен лекцияләр укырга, факультатив дәресләр алып барырга чакыра. Нәкъ менә шушы мәдрәсә стеналарында татар интеллигенциясе формалаша.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алганнар арасында танылган революционерлар Хөсәен Ямашев, Мәхмүд Дулат-Али, Касыйм Туйбахтин, Камил Якуб; язучылар Фатих Әмирхан, Зариф Башири, Фәтхи Бурнаш, Мәҗит Гафури, Кәрим Тинчурин, Галиәсгар Камал, Нәкый Исәнбәт, Миргазиян Укмаси, Әхмәт Исхак, Гали Рәхим, Фазыл Туйкин; галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре Гимад Нугайбек, Хуҗа Бәдигый, Галимҗан Шәрәф, Газиз Гобәйдуллин, Сәет Вахиди; артистлар Зәйни Солтанов, Габдрахман һәм Габдулла Камал; дипломатлар Ибраһим Әмирхан, Хикмәт Биккенин; композиторлар Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев; рәссам Бакый Урманче һәм башкалар бар.

«Мәдрәсәдә татар революционерлары, язучылар, галимнәр, композиторлар белем алган»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Галимҗан Баруди турында күп шикаятьләр язалар

Актив җәмәгатьчелек һәм педагогик эшчәнлеге аркасында, Галимҗан Баруди турында күп шикаятьләр язалар. Аны бик күп эзәрлекләгәннәр. Архив материалларында полиция департаменты губернаторга язган яшерен шикаятьләр бар, аларның берсе музейда саклана. Анда болай дип язылган: «Галиевлар гаиләсеннән яңача һәм рус телен укыту аша татарларны ассимиляцияләштерү буенча зур эш көтеп булмас».

Нәтиҗәдә, 1908 елда Баруди энесе Салихҗан Галиев, якын дуслары Габдулла Апанаев һәм Габдулхәмит Казаков белән бергә, нигезсез аноним доносларга нигезләнеп, Вологда губернасына сөргенгә җибәрелә. Аның төп «гөнаһы» Казанда укытучылар съездын оештыру була. Вологдадан Казанга кайтканнан соң да, Галимҗан хәзрәт революциягә кадәр полиция күзәтүендә кала.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шәхси тормышы

Бохарада укып кайткач, ул Маһруй ханым Үтәмешевага (Кукмараның Мәчкәрә авылында яшәүче танылган промышленниклар гаиләсеннән) өйләнә. Маһруй ханым да бик белемле була, төрле телләр белә. Галимҗан Баруди аны үзе дә өстәмә рәвештә укыта. Һәм ул 40-50 кыз баланы үзләренең йортларында җәдидчә укыта. Фәкыйрь балаларны үзе ашата, киендерә, китаплар ала. Һәм йортларындагы кайбер бүлмәләрендә тулай торак рәвешендә тоталар.

Шулай ук Галимҗан Баруди кайбер белемле, тырыш шәкертләрне Төркиягә, Каһирәгә укырга җибәрә. Маһруй ханым да бу балаларны берничә ел укыту өчен акча бирә.

1904 елны 42 яшендә Маһруй ханым вафат була. Галимҗан Баруди моны бик авыр кичерә, аңа багышлап китап та яза. Ләкин ул аны язып бетерә алмый, бу эшне дусты Ш.Шәрәфкә тапшыра.

Берничә елдан соң ул Касыйм шәһәреннән кенәз Шакуловлар нәселеннән булган Бибигайшәгә өйләнә. Әмма Галимҗан Барудиның беренче хатыныннан да, икенчесеннән дә балалары булмый.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Соңгы сулышына кадәр изге эшләр белән шөгыльләнә»

1917 елда Галимҗан Баруди альтернатив нигездә Үзәк Россия һәм Себер мөфтие итеп сайлана. Ул Казаннан Уфага күченә, чөнки мөфтият шунда урнашкан була. Үз урынында энесен калдыра, әмма 1918 елда мәдрәсә ябыла.

1920 елда Казанга кайткач, Баруди мәдрәсә яныннан күз яшьләре белән уза. Үзенең хатирәләр китабында болай дип язып калдыра: «Шул көннәрнең берсендә мәдрәсә каралты-курасы яныннан үттем. Эченә кермәсәм дә, тышынан хәлләре мәгълүм иде. Алдында да, каралты-курасында да солдатлар урнашкан, бакча беткән, ат-арба, такта әсбаблары урнаштырганнар. Мәдрәсәдә торучы гаскәри сәнагать бүлеге, имеш... Мәдрәсәнең түрдәге өлеше уттан байтак зарарланган, тәрәзәләре ватылган, югары катның эченә ут кергән, тәһарәтханә тәмам янган, агач заты калмаган. Мәдрәсә бу янгын әсәре җәһәте белән дә, торучылары җәһәте белән дә бик начар тәэсир бирердәй хәлгә төшкән. Өч кыштан бирле мәдрәсәнең хастаханә, гаскәрханә булып торуы бу мәдрәсә өчен бер зур афәт булды...».

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Революцион Россиядә яңалыкларны тормышка ашыру иске режимга караганда күпкә авыр була. 1920 елда, киләчәккә ышанычын югалтмыйча, Галимҗан Баруди яшь Татар Республикасы өчен үзенең иң зур байлыгын бүләк итә — 4 288 томлык шәхси китапханәсен. Бу китапханәне ул гомере буе җыйган. Соңрак ул КДУның Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең Көнчыгыш китаплар фондын тәшкил итә.

Галимҗан Баруди соңгы сулышына кадәр изге эшләр белән шөгыльләнүен дәвам итә. 1921 елда Идел буенда ачлык вакытында халыкка ярдәм итү өчен, Галимҗан Баруди иптәшләрен Төркиягә һәм Мисырга мөселманнардан ярдәм сорарга җибәрә. Бик күп ризык җыеп, Уфага һәм Казанга җибәрәләр.

Галимҗан Баруди 1921 елның 6 декабрендә Мәскәүдә вафат була. Соңгы юлга аны бөтен Мәскәү татарлары озата. Казанда җирләнә.

«Соңгы юлга аны бөтен Мәскәү татарлары озата»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Экспозициядәге бөтен әйберләр диярлек халык ярдәме белән җыелды»

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Бу турыда «Татар-информ»га мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сөйләгән.

«Галимҗан Баруди – бик зур, бөек шәхес. Шуңа күрә аның исеменә лаеклы музей булдыру безнең өчен мөһим иде. Бу эшне башлап, башыннан ахырына кадәр зур көч куеп башкарган кеше – Разыя ханым. Ул юктан бар тудырып, архивлар белән эшләп, хатлар язып, гаять зур хезмәт башкарды. Монда никадәр көч куелганын белсәгез сез, акча булгач аны бөтен кеше эшли – акчасыз эшләп кара», – диде Зөлфәт хәзрәт.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Разыя Сәхипова билгеләп үткәнчә, музей «халык музее» дип аталуы очраклы түгел.

«Экспозициядәге бөтен әйберләр диярлек халык ярдәме белән җыелды. Садака акчалары, кешеләр алып килгән китаплар, кулъязмалар һәм башка тарихи ядкәрләр музей нигезен тәшкил итә. Без бу музейны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен төзеткән, аның киләчәге турында «Кыямәт көненә кадәр яңадан дөнья күрсә иде» дип язып калдырган кеше – Галимҗан Баруди турында халык белсен өчен ясадык», – диде ул.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Галимҗан Баруди музеен төзүгә ярдәм итүчеләрнең барысын чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Бигрәк тә 5 ел дәверенда музей төзү буенча киңәшләрен биргән Татарстанның Милли музее хезмәткәрләре Измайлова Светлана Юрьевнага, Хәйруллина Алсу Даниловнага, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күп еллар эшләүче, музейны булдыруга күп көч куйган Габдуллин Зөлфәт Габделмәннәф улына, Һадиева Гөлназ Айрат кызына, Галләмов Илдар Фатыйх улына, Ажибаева Альмира Канат кызына, Мөхлисова Гөлшат Билал кызына зур аеруча зур рәхмәт», – ди Разыя ханым Сәхипова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вологде

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Вологды
Экология в Вологодской области
Спорт в Вологодской области
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Вологде и Вологодской области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *