Әстерхан татары министр булды: «Дамир Сатретдинов - шәһәр татар зыялылары вәкиленнән»

Татарстан буенча эчке эшләр министры итеп 51 яшьлек генерал-майор Дамир Сатретдинов билгеләнүен хәбәр иткән идек. Яңа министрның әтисе Растям Гомәр улы (Умерович) Сатретдинов озак еллар буе Әстерхан шәһәрендәге Яшь тамашачы театрында эшләгән. (Әстерхан ягында «Рөстәм» исеменең «Растям» варианты киң таралган). Шулай ук ул Әстерханда «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыятенә нигез салучыларның берсе була.

«Дуслык»татар милли мәдәнияте җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев Сатретдиновлар гаиләсен бары җылы сүзләр белән генә искә алды:

Бик яхшы гаилә. Әтисе – Растям Умерович Яшь тамашачы театрында эшләде. «Дуслык»та концертлар куеп йөрде. Ул – бик яхшы баянист, бик матур итеп уйный иде. Кызганыч, иртәрәк үлеп китте. Ул вакытта Дамирга ничә яшь булгандыр, төгәл генә хәтерләмим. Дамир укып бетергәч, әнисе миннән аны эшкә урнаштыруда ярдәм сорады. Мин ул вакытта милициядә эшли идем. Әнисе белән сөйләшкәч, Дамирны эшкә куйдык. Ул бик акыллы, намуслы егет. РФ Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев һәм безнең Рәисебез аның кандидатурасын куеп ялгышмаганнар дип уйлыйм. Ул әстерханлыларны да, үзенең министрын да, Рәисне дә уңайсыз хәлдә калдырмаячак. Бик яхшы кандидатура.

Без Дамир белән хәзер дә яхшы аралашабыз. Аның сеңлесе бар, ул бездә Әстерханда МФЦда җитәкче булып эшли, әнисе Әдә монда тора. Дамир үзе дә өйләнгән, балалары бар. Бу – чиста татар гаиләсе. Минемчә, Дамир татар булуы белән горурланадыр, – диде ул.

1989 елда «Дуслык» 14 мәктәптә җыела торган була. Шул елны «Идел» инструменталь ансамбле оештырыла. Аның җитәкчесе – нәкъ менә Растям Сатретдинов була.

Баянда – Растям Сатретдинов

Фото: © Әстерхан мәдәният һәм сәнгать көллияте

Әстерхан өлкәсе милли-мәдәни автономиясе рәисе Динара Мәҗитова:

Дамир Сатретдинов – хәзерге заманда аз санда булган шәһәр татар зыялылары вәкиленнән. Менә бу сүз белән генә дә аны тулысынча характерлап була. Мин аның белән дә, аның кыз туганы Диләрә белән дә шәхсән таныш идем. Ул бик дипломат, сак, аралашучан, шушы вазифада эшләп, аның турында бер генә кеше дә тискәре сүз әйтмәс – менә бу зур осталык таләп итә. Билгеле, барысы да нәкъ менә шушы тәрбиядән, гаилә культурасыннан килә. Бу шулкадәр үрнәк шәһәр татар гаиләсе.

Мин – иҗтимагый оешмада эшләгән кеше. Аның тарафыннан нинди дә булса иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенә каршы килү очраклары булмады.

Дамир Растямович татарча сөйләшә, Әстерханда булганда ураза бәйрәмнәрендә мәчеткә йөри иде. Безнең өчен, әстерханлылар өчен кадрларга бик җентекле караш булган Татарстанда аны шундый вазифага куюлары бик куанычлы. Беренче чиратта, нәкъ менә шушындый кандидатураның үсүе, күтәрелүе куанычлы.

Дамир Растямович Сатретдинов 1972 елның 20 июнендә Әстерханда туган. 1994 елдан – Эчке эшләр министрлыгында. Әстерхан шәһәрендә икътисади җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегендә эшли башлаган. Өлкән оперуполномоченный, бүлек урынбасары, бүлек җитәкчесе булып эшли. 2012 елда – Әстерхан өлкәсе буенча икътисади җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе урынбасары, 2014 елда – идарә җитәкчесе. 2017 елдан – Әстерхан өлкәсе полиция начальнигы.

2020 елның февралендә Хакасия буенча эчке эшләр министры урынбасары итеп билгеләнә, 2020 елның октябрендә – Ханты-Манси автоном округы буенча эчке эшләр идарәсе җитәкчесе.

2021 елдан – генерал-майор.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Абакане, в Хакасии и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Абакане

Ria.city

В Хакасии рассказали о самых популярных именах новорожденных в апреле

Мужчина в Хакасии усомнился в отцовстве и убил новорожденную дочку

Глава Хакасии в Москве встретился с чрезвычайным послом КНР в России

Фестиваль бега «Быстрее ветра» в Абакане: Программа

Музыкальные новости

Проводы Джикии, дубль Сулейманова и парады голов в Нижнем Новгороде и Екатеринбурге: чем запомнился 29-й тур РПЛ

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о компенсации части затрат на путевки в оздоровительные лагеря в рамках нацпроекта «Семья»

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» УЛУЧШАЕТ ЗАКОНЫ, управляет патентами и улучшает командное планирование в целях учёта интереса всего народа.

Путин назвал президента Раиси надежным партнером России

Новости Абакана

Хакасию на Играх стран БРИКС представит Константин Плохотников

В органах власти Хакасии пройдёт Единый день приёма граждан

В Хакасии наградили лучших предпринимателей

В Хакасии планируют ввести дополнительные меры поддержки многодетных семей

Экология в Хакасии

Шины FORZA прошли первые этапы тестирования на российских дорогах

Генеральным директором «585*ЗОЛОТОЙ» стал Дмитрий Лазарев

Врач-стоматолог Татьяна Сумцова: головные боли могут появляться из-за проблем с челюстью

Сеть Modi сменила владельца

Спорт в Хакасии

Dagospia: Синнер и Калинская вместе поужинали в ресторане в Париже

Самсонова с «баранкой» разгромила Хаддад-Майю и вышла в полуфинал турнира в Страсбурге

В пригороде Парижа открыли корты имени Даниила Медведева

Теннисиста Медведева выбили из топ-4 ATP

Moscow.media

Сотрудник Дубненского отдела вневедомственной охраны Главного управления Росгвардии по Московской области встретился с учащимися МОУ СОШ №1

Чохские террасы. Дагестан.

СТАВОК БОЛЬШЕ НЕТ

Мифы и реальность об «автогражданке» для мотоциклов







Топ новостей на этот час в Абакане и Хакасии

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *