15 июньнән күп функцияле үзәкләрдә гадәти чират буенча кабул итә башлаячаклар
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда 15 июньнән күп функцияле үзәкләрдә гражданнарны гадәти чират буенча кабул итә башлаячаклар һәм офисларда 4 квадрат метрга бер кеше туры килү исәбеннән, халык санын контрольдә тотачаклар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның күп функцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова әйтте. «Мин шәхси инициатива белән Татарстан Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттем һәм 15 июньнән безнең үзәкләрне ачуны, шулай ук чикләү чараларына... Читать дальше...