«Гомере бетмәгән баламның. Иң мөһиме – үзе исән, дип сөендем»
Югары Бирәзә авылында яшәүче 23 яшьлек Фидаил Габдрахманов махсус хәрби операция барган зонада бер аягын югалта. Әмма егет сер бирми, күңеле көр, кәефе яхшы. «Шушы көннәрдә Мәскәүгә барам, протез куйдырам, аннан эшкә чыгам», – ди ул, тулы бер ышаныч белән. «Арча хәбәрләре» Фидаил белән сөйләште.