Айгөл Әхмәтгалиеваның “Алдану” хикәясеннән өзек

Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева 1973 елның 27 ноябрендә Актаныш районы Качкын авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1990 елда урта мәктәп тәмамлагач, КДУның татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Хезмәт юлын студент елларында Казанның 10 нчы гимназиясендә укытучы, «Мәгърифәт» газетасында корректор булып башлап җибәрә. Гаиләсе белән Чаллы шәһәренә күченгәч, «Нур» газетасында корреспондент, Чаллы дәүләт педагогия институтында укытучы булып эшли. 2001 елда яңа ачылган «Мәйдан» журналына эшкә күчә. Бүгенге көндә әлеге журналның әдәбият бүлеген җитәкли.

Аерым хикәяләре «Балачак энциклопедиясе»ндә, «Яңа базар» җыентыкларында урын алган. «Җиде ят» хикәясе Фатих Кутлу тарафыннан төрек теленә тәрҗемә ителеп, 2012 елда Төркиянең «Hece Oyku» журналында һәм 2013 елда Анкараның «Бәнгү» нәшриятында чыккан «Sessez kuray» («Тавышсыз курай. Хәзрге татар әдәбиятыннан хикәяләр») китабында дөнья күрде. А.Әхмәтгалиева 2007 елдан ТРның журналистлар берлеге, 2009 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Аның “Алдану”дигән хикәясеннән өзек тәкъдим итәбез. Әсәр белән тулысынча “Якты юл” газетасының җомга санында (22 май) танышырга мөмкин булачак.

 

 “– Ай!

Беләгенә сак кына кагылуга, кыз кинәт кычкырып җибәрде, кечкенә сумкасын ике куллап күкрәгенә кысты.

– Гафу ит, куркытырга теләмәгән идем. – Мин, бик якын кешемә эндәшкәндәй, үз итеп елмаеп куйдым. Урам утларының салкын яктысында аның йөзе аермачык күренде. Әйе, ул минем күптәнге танышым – бүлмәмдә эленеп торган күчермәнең күчермәсе иде. – Киресенчә, сине бөтенләйгә югалттым дип үзем куркуга калган идем әле.

Кызның йөзенә сорау катыш аптырау таралды. Мине акылга җиңелрәк берәр бәндә дип уйладымы, әллә исенә төшерергә тырышып азапландымы – тиз генә эндәшмәде. Шулай да бераздан:

– Сез мине кем беләндер бутадыгыз, ахры, без бит таныш түгел, – диде.

– Ничек таныш булмыйк – минем өемдә яшәдең, аннан сине урладылар, – дип сөйли башлавыма, кыз адымын кызулатты, ярдәм өмет иткәндәй, үтеп-сүтеп йөрүчеләргә күз ташлады.

– Син Жанна исемле, шулай бит? – Мин үзем теләп әкият һәм чынбарлыкны бутый идем.

Кызның кашлары дугаланып өскә чөелде, күзләрендә мең сорау чагылды – мин моны аяк астында җемелдәгән карлы сукмакка караган килеш тойдым.

– Ә-әйе. – Кыз әлегә кадәр тотлыкмаган иде.

Караңгы кичтә килеп бәйләнгән минем кебек сәер заттан – күрмәгән-белмәгән ир-егеттән баш-аягын алып качасы урынга, кызыксынуын җиңә алмыйча, күземә текәлде.

– Кызык, ә сез мине каян беләсез?

Картина тарихы да, автобустагы «танышу» да кыска гына хикәятемә сыеп бетте.

– Карале, синең исемең чыннан да Жанна булдымы әллә? – Инде минем гаҗәпләнүемнең чиге юк иде.

– Ә сез коточкыч кеше! – Кызның тавышына күзләрендәге кебек үк җылылык йөгерде.

Коточкыч кеше. Бу сүзләрне моннан соң да шактый кабатлады ул. Тик беренче тапкыр әйткәндәге назлы шелтә, шаянлык тора-бара шаккату, ачыну, минем чыннан да коточкыч кеше икәнлегемә инану белән алышынды. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды.”

 

 

фото http://intertat.ru/tt/angama-tt/item/41912-aygөl-әhmәtgalieva-bez-dөnyada-kunak-kyina.html сайтыннан

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Алдане

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Якутии
Экология в Якутии
Спорт в Якутии
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Алдане и Якутии

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *