Сайлауда катнашучылар арасында уйнатылган «Лада Веста»ны Актаныштан үрнәк гаилә откан

Сайлауда катнашучылар арасында уйнатылган «Лада Веста»ны Актаныштан үрнәк гаилә откан

Актаныш районының Яңа Кормаш авылында яшәүче Флүдә Гардисламова «Сайлауларга бөтен гаилә белән!» конкурсының беренче җиңүчесе булып, Lada Vesta автомобилен оттылар. Әле генә без бәхетле гаилә янында булып шатлыкларын уртаклашып кайттык, дип яза "Актаныш-информ" сайты журналисты Ләйсән Газизова.

«Бөтенләй дә машина отарбыз, дип уйламаган идек», - дип каршылады безне Флүдә ханым. Шулай да мәгълүмат чараларында, телевизордагы рекламаларда #ТатарстанАлга #Гаилә БеләнСайлауларга хештегы белән социаль челтәрләргә фото урнаштырырга дигән белдерү күңеленә кереп кала.

Гардисламовлар сайлауларга гел парлап йөриләр. Бу юлы да Россия Федерациясе президентын сайлауларга да Флүдә белән Алмаз бергә килә. Сайлау комиссиясе членнары кулларына беләзек таккач, икәүләшеп фотога төшәләр.

Төшке ял вакытында Флүдә ВКонтакте социаль челтәренә керә дә башкаларның сайлауга баргач төшкән фотоларын күрә.

Беләзекләрен киеп парлап, балалары белән, ялгыз гына төшкән кешеләрне карагач, тукта әле, мин дә куйыйм әле, дип уйладым. Хештегларны дәфтәр битенә күчереп алган идем. Туктале, бер истәлек булып калсын дип хештегларны күчереп язып үземнең битемә фотомны урнаштырдым. Һәм бу турыда оныттым. Кич белән машина уйнатыласын да белмәдем. Бермәл миңа котлаулар, смслар килә башлады. Бөтенләй таныш түгел кешеләр ВКонтактеның мессенджерыннан хәбәрләр җибәрәләр. Бик аптырадык та, куандык та, ышанып та җитмибез. Алдан браслетларны, машина отканда номерын сорарлар дип шаяртып кына алып куйган идем. Минеке кухня өстәлендә, кирәк булса, икесен дә алып барырбыз, дип Алмаз да көлгән иде, – дип кичәге мизгелләрне искә төшерә Флүдә.

Татар тотып карамый ышанмый бит ул. Флүдә дә авылдашы Эльмирага шалтырата, авылдашы исә уен барышын телефонына төшереп торган икән. «Сезнең өчен үзем откан кебек сөендем» дип Эльмира әлеге видеоны телефон аша Гардисламовларга җибәргәч, инде машина отуларына чын-чынлап инаналар Флүдә белән Алмаз.

Хисләремне, сөенечләремне әйтеп бетерә алмыйм, алар чиксез. Моңарчы мондый уеннарда бик катнашканым юк иде. Шулай да моннан 4 ел элек «Актаныш таңнары» газетасына язылучылар арасында телевизор приставакасы отканымны хәтерлим. Аны да кешеләр килеп әйткән иде. Бер компаниядә бер атна элек дару препараты откан идем, аңа да нык сөендем. Ә кичә, 15 март көнне әниемнең туган көне иде. Аның вафатына да шактый вакыт үтеп бара. Әниемне догаларымнан бер дә калдырганым юк. Балаларым, әни, әбекәй сиңа туган көнендә бүләк җибәргән, диләр. Әниемнең рухлары шат булып фатихаларын биреп ятадыр. Изге Рамазан айларында Аллаһы Тәгаләнең бер бүләге инде бу,- ди Флүдә.

16 чакрым ераклыктагы Татар Ямалысы мәктәбенә барып эшләп йөрүче укытучы ханым 4 ел рәттән ураза тота. Быел да изге теләкләр тели-тели уразага кергән. Гардисламовлар икесе дә күрше авылга йөреп эшләгәч, бер машиналарын яңартырга да уйлаган булганнар.

Машина оту безнең өчен олы бәхет булды. Гаилә елында мондый конкурсны оештыручыларга зур рәхмәт! Шатлыгымны, бәхетемне уртаклашучы һәркемгә зур рәхмәт! Барыгыз да сайлауларга барыгыз, үз тавышыгызны бирегез. 16, 17 март көннәрендә дә конкурс уза, машиналарның хуҗасы сез дә булырга мөмкинсез бит! – ди Флүдә ханым.

Аның сүзләрен ире Алмаз дәвам итә:

Мондый олы отышны күргәнебез юк иде. Иптәшемә конкурска катнашкан өчен рәхмәт! – ди Татар Суыксуы авылында янгын сагы хезмәтендә эшләүче Алмаз.

Өр-яңа Lada Vesta автомобилендә кем йөриячәген инде Гардисламовлар хәл иткәннәр. Флүдә кулы өйрәнгән машинамда үзем йөрермен, ә яңасына ирем утырыр, ди.

«Отыш уенын оештыручылар Гардисламовларны иртәгә, 17 март көнне Lada Vesta автомобиленең ачкычларын тантаналы төстә ТНВ каналындагы туры эфирда тапшырачаклар. Бүген Флүдә белән Алмаз олы юлга чыгарга әзерләнә. Хәерле юллар, имин тормышлар телик райондашларыбызга, машиналарының рәхәтен, файдасын күрсеннәр!» – дип яза «Актаныш-информ».

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Алдане, в Якутии и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Алдане

Ria.city

Луч солнца золотого: Дачный сезон в Красноярском крае повысил спрос на солнечные энергоустановки

Дежурный прокурор: В Якутске причинен тяжкий вред здоровью женщине

В Томмоте железнодорожники приняли участие в акции «Сад памяти»

С 1 июня трансфер пассажиров поезда будет выполняться на теплоходе «В. Рукавишников»

Музыкальные новости

Выгодно ли покупать квартиру в новостройке?

Уссурийский ЛРЗ расширяет форматы промышленных экскурсий на предприятие

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» спасает население от борьбы с перенаселением, 3 серия, СЕРЬЁЗНЫЙ НОВОСТНОЙ СЕРИАЛ.

ФК «Зенит» представил стартовый состав на суперфинал Кубка России в Москве

Новости Якутии

Покровск — Табага: Ожидается повышение уровней воды

Три человека погибли в ДТП в Алданском районе

С 1 июня трансфер пассажиров поезда будет выполняться на теплоходе «В. Рукавишников»

Прошли субботники у служебных домов ЖДЯ

Экология в Якутии

Eurasianet: Азербайджан публично и цинично уничтожает армянское культурное и историческое наследие в Нагорном Карабахе

Волжский нарцисс - Плес

Стильные образы на лето, в которых вы покорите окружающих

«Заставлял Костомарова мыть свою машину, чтоб потом он на ней покатался по парковке!» Илья Авербух рассказал о дружбе с Романом Костомаровым в шоу «Вкусно с Анфисой Чеховой» на ТВ-3

Спорт в Якутии

Прямая трансляция матча Елены Рыбакиной против экс-первой ракетки мира на «Ролан Гаррос»

Медведев высказался об игре Свёнтек

Синнер повторил уникальное достижение Джоковича и Надаля на турнирах «Большого шлема»

Прямая трансляция матча Рыбакиной с победительницей четырех "Больших шлемов"

Moscow.media

Белоусов и его зам продолжают зачистку. Настала очередь главного коммунальщика Минобороны. Обвинение просит 12 лет за взятку

Пожар в пятиэтажке унес жизнь неосторожного курильщика

Преступления мигрантов с рынков азербайджанского олигарха Года Нисанова продолжают шокировать Москву

Военные следователи продолжают оказывать гуманитарную помощь военнослужащим, находящимся в полевых госпиталях







Топ новостей на этот час в Алдане и Якутии

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *