Кыш бабай «машиналары» Балык Бистәсе районында яшиләр-Фотолар

Без кече яштән инде Кыш бабайның җигүле боланнар  чанасына утырып килүен  беләбез. Районыбыз читендәге Шомбыт авыл җирлегенең Степановка авылында чын боланнар кайтарылуын ишеткәч Районның баш ветеринария табибы Наил Усманов белән без шул якка юл тоттык.

Табигатнең иң чиста, иң матур бу сихри почмагында урнашкан авылда яшәүчеләр калмаган. Бары тик үзвакытында яхшы хәлле хуҗалар яшәвен дәлилләп берсеннән берсе таза нык йортлар гына утырып калган.Менә шушы сихри тынлык хөкем сөргән авылны, районыбызга туристларны күбрәк җәлеп итү максатыннан, эшмәкәр егетләр 167 гектар  җирне рәсмиләштереп “Кыргый табигат”дип исемләнгән крестян фермерлык хуҗалыгы оештырганнар. Чыннанда бу якка кеше аягы басмаган дияргә мөмкин. Хуҗалык идарәчесе Павел Шамаевның әйтүенә караганда бирегә Таулы Алтай ягыннан чуар боланнар кайтарылган. Кыска гына вакыт эчендә алар безнең шартларга яраклашканнар. Район ветеринария хезмәткәрләре һәркайсына түләмә һәм котыру авыруына каршы превивкалар ясаганнар. Бәлки шуңададыр авыру очраклары юк. Берничә гектар мәйданны биләгән утарда алар өчен барлык шартлар бар. Бүгенгесе көнне районыбызда яңа һөнәр булып исәпләнгән болан караучы хезмәтен Сергей Рыҗов белән Риза Шәрипов яратып башкаралар. Утарда йөргән 73 боланга алар көне буена җитәрлек печән белән 4 капчык солы таратып чыгалар. Якын көннәрдә 14 гектардан артык мәйданны биләгән яңа утарга күчерергә исәп итәләр. 

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Идрис Аметов.

Автор фотолары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Барнауле

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Барнаула
Экология в Алтайском крае
Спорт в Алтайском крае
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Барнауле и Алтайском крае

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *