Авыл урамыннан «Муравей» мотороллерында баручы ир-ат баганага бәрелеп үлгән
![Авыл урамыннан «Муравей» мотороллерында баручы ир-ат баганага бәрелеп үлгән](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2022/6/23/1b6905214a148e52f0905814e5c32ba6.jpg)
Башкорстанның Баймак районындагы Абдрахман авылында 56 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» яза.
Мәрхүм ир-ат «Муравей» мотороллерына утырып, авыл урамыннан бара. Шул чакта ул электр баганасына бәрелә. Ир-ат урында ук һәлак була.
«Авария нәтиҗәсендә ир-ат имгәнә һәм урында ук үлә. Транспорт чарасы тиешле тәртиптә теркәлмәгән, ир-атның машина йөртү таныклыгы да булмаган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана», – дигәннәр ЮХИДИда.