Тукайның тәүге китапларын саклаучы Күгәрчен татары: «Хәзерге китаплар - куян шулпасы...»
Роберт Миңнуллинның сабакташы, Башкортстанның Күгәрчен районы Күгәрчен авылында гомер итүче Нигъмәтулла Ваһапов меңләгән борынгы татар басмалары җыйган. Алар арасында Тукайның беренче чыккан китаплары да бар. «Интертат» хәбәрчесе шундый уникаль кеше белән танышты.