Бөгелмәнең Суык Чишмә авылында балалар мәйданчыгы булачак
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөгелмә районының Суык Чишмә авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы урнаштырачаклар. Бу турыда «Бугульминская газета» яза. Бөгелмә районы башлыгы Линар Закировка шәхси кабул итүгә Суык Чишмә авылында яшәүче Олеся Ковалева торак пунктта балалар мәйданчыгын урнаштыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Хатын-кыз сүзләренчә, балаларга уйнарга бөтенләй урын юк. Халык үзара салым программасы кысаларында мәйданчык урнаштыруга риза, ул республикада 2014 елдан бирле һәм уртак финанслау принцибы буенча эшли. Читать дальше...