Хөснуллин: Мәскәүдән Казанга кадәр М12 трассасын төзү тулы көченә бара
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Мәскәүдән Казанга кадәр югары тизлекне М12 магистрален төзү эшләре тулы куәтенә бара. РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үз Инстаграмында шул хакта хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта Мәскәү, Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләрендә, Чувашия һәм Татарстан территорияләрендә 19 транспорт чишелешенең унысында махсус корылмалар төзелә», — дип ачыклык кертте ул.
Хөснуллин сүзләренчә, мондый транспорт чишелешләре — трассаның бик мөһим элементы. Алар юллар челтәре кисешкән урынның төрле дәрәҗәләрендә светофорсыз имин хәрәкәтне, шулай ук торак пунктлар белән элемтәне тәэмин итәчәк.