Чувашиянең Сориле авылында имам каберенә истәлек ташы урнаштырдылар
Чувашиянең Яльчик районы Сориле авылында имам Җәүдәт Әхмәтҗановның каберенә истәлек ташы урнаштырылды. Әлеге изге эштә Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов һәм Җәүдәт Әхмәтҗановның туганнары катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җәүдәт Әхмәтҗанов озак еллар авыл мәчетендә имам булып эшләгән, авыл халкы арасында ышаныч һәм хөрмәт казанган.
«Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте бу дөньядан киткән имамнар һәм исламга хезмәт итүчеләрнең каберләрен тәртипкә китерү мәшәкатьләрен һәрдаим үз өстенә ала. Аллаһы Тәгалә аның бу изгелекләрен кабул кылсын», диелә хәбәрдә.