«Тыела алмыйча көлә». 19 яшьлек егет алты катлы йорт биеклегендәге кыядан егылган
Төньяк Кавказдагы Зинка тавының текә ягыннан төшкәндә турист-экстремал егыла. 19 яшьлек Сергей 2360 метр биеклектәге тау түбәсенә блогер дусты Руслан белән менә. Зинка тавыннан төшкәндә Сергей алдан, Руслан арттанрак бара. Шул чакта Сергей егыла. Әлеге вакыйга турында « Комсомольская правда» хәбәр итте. «Ул төрле яклап чайкалды. Башы белән бәрелә-бәрелә төште, куллары төрле якка атылды. Мин бар да бетте дип уйладым», — дип сөйли Руслан. Бәхеткә, могҗиза була. Сергей исән кала, 20 метрлап — алты катлы йорт биеклеклеге кадәр ... Читать дальше...