Әти кеше ут капкан йорттан биш баласын һәм хатынын алып чыккан, тик ике бала үлгән
7 мартка каршы төндә Хакасиядә коточкыч янгында ике бала үлә, тагын ике баланы һәм аларның анасын хастаханәгә салалар. Бу турыда « Комсомольская правда » яза. Биш бала яши торган өйдә янгыннан соң, өлкә буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан. Фаҗига Черногорск шәһәрендә төнге икенчеләр тирәсендә була. Әти белән әни, аларның биш баласы йокыга киткәч, өйдә нидер яна башлый. Бөтен бүлмәләрне төтен баса, ут бик тиз тарала. Бер мизгелдә әти кеше уянып китә. Ир-ат бөтен гаиләсен урамга алып чыга, ашыгыч ярдәм чакыра. Читать дальше...