Чистайда 2020 елда иң яшь һәм өлкән ата-аналар турында билгеле булды
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). 2020 елда Чистайда 45 яшьлек хатын-кыз белән 64 яшьлек ир-ат әти-әни булган, ә яшь гаиләләр арасында әни кешегә 16 яшь, әти кешегә 20 яшь тулган. Узган ел Чистайның ЗАГС бүлеге бала туу турында барлыгы 624 акт теркәгән. Бу турыда «Чистопольские известия» хәбәр итә. Бүлек җитәкчесе Динара Җәләлова сүзләренчә, 196 бала (гомуми санның 32 проценты) гаиләдә беренче бала, 236 бала (38 процент) икенче, ә 189 бала (30 процент) өченче һәм дүртенче булып туган. Икенче һәм өченче балалар саны артуы да билгеләп үтелә. Читать дальше...